Биографиясе

1916 елның 22 ноябре, Самара губернасы Бөгелмә өязе, хәзерге Лениногорск районы Северовка авылы – 1997 елның 19 гыйнвары, Түбән Кама шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1941 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 886 нчы аерым сапёрлар батальоны сапёры (22 нче армия).

Көнбатыш, Калинин, Төньяк-Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Смоленск сугышында (1941 ел), Калининны саклауда (1941 ел), Ржев-Вязьма һөҗүм операциясендә (1943 ел), Ленинград блокадасын өзүдә, Белоруссия (1944 ел) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә, Чехословакияне азат итүдә катнаша.

1944 елның февралендә Рожков күле янында (Ленинград өлкәсе) 113 минаны зарарсызландырып, дошманның мина кырларында 3 чыгу юлы ясый; 1945 елның 25 гыйнварында Дзингелен торак пункты янында (Лудзбарк шәһәреннән 20 км көнчыгыштарак, Польша) дошманның 28 минасын зарарсызландыра һәм мина кырларында 2 чыгу юлы ясый; 1945 елның 29 мартында Хайлигенбаль шәһәре (хәзерге Калининград өлкәсенең Мамоново шәһәре) өчен барган сугышларда дошман траншеясына беренчеләрдән булып бәреп кереп, яралы хәлендә дошманның орудие расчётын юк итә.

1946 елдан запаста.

Түбән Камада яши, балта остасы булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Полные кавалеры ордена Славы – наши земляки. Казань, 1987;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.