Эчтәлек

Биографиясе

1954 елның 3 гыйнвары, Баулы районы Яңа Шалты авылы ­– 2023 елның 23 ноябре, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1976 ел).

Хезмәт юлын Яшел Үзән районының «Майский» савхозызында башлый: агроном (1976–1978 еллар), үсемлекләрне саклау буенча өлкән агроном (1978–1979 еллар), цех башлыгы (1979–1980 еллар), баш агроном урынбасары (1980–1982 еллар), баш агроном (1982–1986 еллар).

1986–1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате бүлеге инструкторы.

1989 елдан «Майский» агрокомбинаты дәүләт унитар предприятиесе, 2003 тән «Майский» теплица комбинаты» ААҖ директоры.

Дәүләт бүләге экологик яктан куркынычсыз һәм сезоннан тыш яшелчә продукциясе үстерүдә җитештерү ресурсларын саклый торган технологияләр булдырганы һәм аларны производствога керткәне өчен бирелә.

ТР халык депутаты (1995–1999, 1999 елдан).

Медальләр белән, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.