- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган агрономы (1975 ел)
1934 елның 17 октябрендә Мөслим районы Мөслим авылында туган.
1962 елда Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (Үзбәкстан).
1965–1977 елларда Мөслим районының Киров исемендәге колхозында баш агроном, 1977–1997 елларда колхоз рәисе.
Ул җитәкләгән елларда хуҗалыкның бөтен тармакларында матди-техник база ныгытыла: 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекс, симертүдәге терлекләр өчен бина, 500 баш сыйдырышлы дуңгыз фермасы, механика паркы, ашлык чистарту-киптерү комплексы, 70 фатир, мәдәният-көнкүреш объектлары төзелә, газ кертү гамәлгә ашырыла.
Бөртекле культураларның 1 гектарыннан алынган уңыш 40 ц га җитә, авыл хуҗалыгы җирләренең 100 га исәбенә 370 ц сөт җитештерелә (1996 ел).
КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМның Кызыл байрагы хуҗалыкта мәңгегә калдырыла.
Э.С. Галимов «Почёт билгесе» ордены, медальләр, ТАССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.