Биографиясе

1932 елның 1 маенда Лениногорск районы Сугышлы авылында туган.

Лениногорск шәһәренең мактаулы гражданы (1990 ел).

Лениногорск нефть техникумын тәмамлый (1976 ел).

1950–1952 елларда Уфа тимер юл идарәсенең Бөгелмә станциясендә паровоз миченә ягучы, паровоз депосының күмер күтәртү краны машинисты.

1955–1990 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Лениногорскнефть» НГДУында: оператор ярдәмчесе, оператор, нефть һәм газ чыгару мастеры (1977–1990 еллар).

Дәүләт бүләге хезмәттә ирешкән казанышлары, нефть һәм газ чыгаруны арттыруга керткән зур шәхси өлеше өчен бирелә.

«Дары һәм нефть исе» («Запах пороха и нефти» (1995 ел), «Ромашкалар үскән җирдә» («Там, где растут ромашки»), (1-2 кис., 1993–1998 еллар) китапларын төзүчеләрнең берсе.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.