Биографиясе

1924 елның 11 гыйнвары, Алабуга кантоны Барҗы Умга авылы – 2009 елның 22 июле.

Сугышка кадәр туган авылында элемтә бүлеге мөдире булып эшли.

1942 елдан Кызыл Армиядә.

1943 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы армиянең разведка бүлеге разведка ротасы укчы-разведчигы.

Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша.

1943 елның ноябрь-декабрендә Коростышево һәм Радомышль торак пунктлары (Украина ССРның Житомир өлкәсе) янында барган бәрелешләрдә дошманның яшерен мәгълүматын кулга төшерә; 1944 елның 1–16 июлендә Дембица тимер юл үзәге (Краков шәһәреннән 140 км көнчыгыштарак, Польша) янында һәм 1945 елның 20 февралендә Ротбор шәһәре (Рацибуж, Польша) янында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.

1947 елдан запаста.

Алабуга педагогика институтында өлкән укытучы булып эшли.

1989 елдан Түбән Кама шәһәрендә яши.

«Татарстан геройлары» җәмәгать оешмасы әгъзасы.

Мәскәүдә Җиңү Парадларында (1985, 1990, 1995 еллар) катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Полные кавалеры ордена Славы - наши земляки. Казань, 1987;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.