- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТАССР, РФнең (1989, 1996 еллар) атказанган икътисадчысы
1941 елның 12 октябре, Украина ССР, Ворошиловград өлкәсе Артёмовск шәһәре – 2017 елның 30 гыйнвары.
Харьков икътисад-инженерлар институтын тәмамлый (1963 ел).
1966–1982 елларда Казанның «Полимерфото» заводында, 1981 елдан партия комитеты секретаре.
1983–1985 елларда КПССның Казан шәһәре Мәскәү райкомы секретаре. 1985–1989 елларда Татарстан Статистика идарәсе башлыгы урынбасары. 1989–1991 елларда ТССР Дәүләт планы комиссиясе бүлеге башлыгы.
1991–1992 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты рәисе урынбасары, 1992–1995 елларда Татарстан Республикасының Статистика дәүләт комитеты рәисе, 1995–1996 елларда Татарстан Республикасы Икътисад һәм фаразлау дәүләт комитеты рәисе.
Бер үк вакытта 1995–1997 елларда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары.
2000 елдан Татарстан Республикасы Статистика дәүләт комитеты каршындагы Халык санын исәпкә алу республика үзәге рәисе.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Инициатива рабочего. Казан, 1983;
Республика Татарстан: Экон. карта. Казан, 1997 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.