- РУС
- ТАТ
дәүләт эшлеклесе
1888 елның 2 (14) декабре, Симферополь шәһәре — 1937 елның 27 октябре.
Татар укытучылар семинариясен (Симферополь шәһәре) тәмамлаганнан соң, Симферопольдә «Рөшди» мәдрәсәсендә, аннары Ялта шәһәренең Аутко бистәсендә укытучы булып эшли.
Үзлегеннән немец, француз, төрек, итальян һәм латин телләрен өйрәнә.
Революцион хәрәкәттә катнашканы өчен кулга алына һәм 4 елга сөргенгә җибәрелә.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында Таврия губернасының Крәстиян эшләре буенча кабулханәсендә, аннары Таврия Җир банкында эшли.
1918 елның гыйнварында Кырымда Совет хакимияте урнаштыруда актив катнаша: революцион комитетка сайлана, Эшче, солдат һәм крәстиян депутларының Симферополь Советы рәисе иптәше (урынбасары), бер үк вакытта кырым татарлары арасында контрреволюция белән көрәш комиссары һәм тикшерү комиссиясе рәисе.
1918 елда Таврия Совет Республикасының тышкы эшләр халык комиссары һәм ҮБК Президиумы секретаре, 1919 елда Кырымның Вакытлы эшче-крәстияннәр хөкүмәте әгъзасы.
Республика таркалганнан соң Мәскәүгә күченә: Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты секретаре.
М.Сөбхи белән бергә Төркиядә социалистик революция әзерләү буенча тоткынлыктагы төрекләр белән эш алып бара.
Гражданнар сугышында катнаша.
1919–1920 елларда Казанда, РКП(б)ның губерна комитеты һәм губерна Гадәттән тыш комиссиясе коллегиясе әгъзасы, Мөселман командирлар курслары комиссары.
ТАССР төзүне оештыручыларның берсе, ТАССР мәгариф халык комиссары урынбасары.
1920–1924 елларда РКП(б)ның мөселманнар бюросы секретаре, Кырым АССРның юстиция халык комиссары, прокуроры. Кырым Республикасын кырым татарларының тулы хокуклы дәүләтенә әверелдерүне яклый.
Милли мәсьәләләрне хәл итүдә М.Х.Солтангалиев белән элемтәдә булганы һәм аның идеяләрен яклаганы өчен, Мәскәүгә чакыртып алына, РСФСР Авыл хуҗалыгы банкында эшли.
1927 елда Кавказ арты эшче-крәстиян контроле комиссиясе испекторы, аннары Ростов шәһәрендәге Төньяк Кавказ крае халык мәгарифе бүлеге инспекторы.
Репрессияләнә. 1930 елда Югары мәхкәмә коллегиясе тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә, карар 10 еллык сөрген белән алыштырыла. Соловки лагерендә тотыла. 1937 елның октябрендә «өчлек» карары белән икенче тапкыр үлем җәзасына хөкем ителә. Үлгәннән соң аклана.
Деятели крымскотатарской культуры (1921–1944 гг.): Биобиблиогр. словарь. Симферополь, 1999;
Тагиров И.Р. Измаил Фирдевс // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2005. № 1.
Автор — Л.М.Айнетдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.