Биографиясе

1888 ел, Пермь губернасы Павлово авылы – 1946 ел, Казан.

Пермь авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый (1906 ел). Пермь тау сәнәгате округының тимер җитештерү заводында эшли.

1915 елда Россия армиясенә алына, Пермь шәһәрендә 107 нче пехота запас полкында хезмәт итә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Казанга прапорщиклар мәктәбенә җибәрелә. 1917 елның июненнән прапорщик, курс офицеры ярдәмчесе. 1917 елның апреленнән РСДРП(б)ның Казан комитеты белән актив хезмәттәшлек итә. Казан хәрби округ комитеты әгъзасы, хәрби-өйрәнү һәм административ комиссияләр җитәкчесе.

1 нче Хәрби округ конференциясе (1917 елның марты), 1 нче һәм 2 нче Казан хәрби округ съездлары (1917 елның август, ноябре) делегаты. 1917 елның сентябрь-октябрендә РСДРП(б)ның Казан комитеты каршындагы хәрби оешма рәисе урынбасары. 1917 елның ноябреннән Казан хәрби округының Комиссарлар (командирлар) советы рәисе.

Н.Я.Ежов имзасы белән иске армияне демократлаштыру, атаман А.И.Дутов фетнәсенә каршы көрәш, Идел буе-Урал төбәгендә Кызыл Армия берләшмәләре оештыру турындагы боерыклар чыга. 1918–1919 елларда Хәрби әсирләр һәм качаклар эшләре буенча Идел буе комиссиясе рәисе. 1919–1920 елларда Төркестанда җаваплы эштә. 1926 елларда ТАССР Эшче-крәстияннәр инспекциясе халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы. 1927–1929 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Истпарты җитәкчесе. 1929 елдан сәламәтлеге начараю сәбәпле пенсиядә.

Истәлекләр авторы.

Әдәбият

Военная Казань в 1917 году. Казань, 1927;

Ионенко И.М. Ежов Назарий Яковлевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.

Автор – С.И.Ионенко