Биографиясе

1913 елның 11 апреле, Киев өлкәсенең Золотоноша районы Глемязово авылы – 1986 елның 23 октябре, Казан.

1931–1933 елларда Югары архитектура-төзелеш институтында укый (Мәскәү). 1933–1941 елларда Мәскәү предприятиеләрендә эшли. 1941 елдан Казанда: Казан авиация заводының капиталь төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары, башлыгы, директор ярдәмчесе; 1946 елдан 387 нче заводның директор урынбасары, капиталь төзелеш бүлеге башлыгы, тәҗрибә-конструкторлык бюросы башлыгы урынбасары, 1952 елдан Казан инженерлык саклау корылмалары төзү идарәсе башлыгы урынбасары, 1953 елдан Авиация сәнәгате министрлыгының 14 нче трестында тәэминат башлыгы, управляющий урынбасары, 1957 елдан ТАССР ХХСның Тәэминат һәм сату-урнаштыру идарәсе башлыгы урынбасары, 1963 елдан Казан химия заводы директоры урынбасары, СССР Госснабының Баш территориаль идарәсе башлыгы (1966–1979 еллар).

С.Г.Ефук Татарстанда Госснабның территориаль-җитештерү комплексын формалаштыруга, предприятиеләрне һәм төзелешләрне матди-техник яктан тәэмин итүне оештыруга зур өлеш кертә.

1971–1979 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Автор – Б.Р.Милицын