Биографиясе

1882 елның 18 июне, Болгария Перникский округы Ковачевци авылы – 1949 елның 2 июле, Мәскәү өлкәсе Барвиха поселогы.

Һөнәрче гаиләсендә туа. 12 яшеннән җыючы өйрәнчеге булып эшли, 1901 елда Софиядә типографиячеләр профсоюзының секретаре итеп сайлана.

1902 елдан Болгария эшче социал-демократик партиясе әгъзасы. 1909 елда Партия Үзәк комитеты әгъзасы була һәм шул вакыттан аның җитәкчелегенә керә. 1913–1923 елларда Болгария Милли Җыены депутаты, илнең Балкан сугышларында һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнашуына каршы чыга.

1921 елда Коминтернның III Конгрессы эшендә катнаша, В.И.Ленин белән очраша. 1923 елның сентябрендә В.П.Коларов белән бергә Болгариядә фашистларга каршы кораллы восстаниене җитәкли, аны бастырганнан соң чит илгә күчеп китә.

1933 елда Берлинда рейхстагка ут төртүдә гаепләнеп кулга алына. Лейпциг процессында (1933 елның сентябрь–декабрь айлары) аклана.

1934 елда СССР га килә, совет гражданлыгын ала. 1935–1943 елларда – Коминтерн башкарма комитетының генераль секретаре. СССР Югары Советы депутаты (1937–1945).

Икенче бөтендөнья сугышы елларында 1944 елның 9 сентябрендәге революциянең җиңүендә төп рольне уйнаган Болгария Ватан фронтын оештыру (1942) инициаторы һәм җитәкчесе була. 1946 елдан – Болгария Министрлар Советы рәисе, 1948 елдан – Болгария Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты генераль секретаре. Болгарияне Халык Республикасы итеп (1946 елның 15 сентябре) игълан итү, Конституция кабул итү (1947) һәм социалистик үзгәртеп корулар үткәрү белән җитәкчелек итә.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.