Биографиясе

1913 елның 14 октябре, Казан губернасы, Тәтеш өязе Долиновка авылы – 1988 елның 26 марты, Куйбышев шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1939–1940 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армиядә.

Совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 271 нче аерым танкка каршы истребительләр дивизионы отделениесе төзәүчесе, орудие командиры (65 нче һәм 3 нче гвардия армияләренең 149 нчы укчылар дивизиясе).

Дон, Белоруссия һәм Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943 еллар) һәм Курск (1943 ел) сугышларында, Украинаны һәм Польшаны азат итү сугышларында, Берлин һәм Прага (икесе дә – 1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның 18 ноябрендә Дубрава һәм Романовка торак пунктлары (Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе Речица шәһәреннән 25 км көньяктарак) өчен барган сугышта дошман һөҗүмен кире кайтарганда 2 танкны сафтан чыгара һәм 2 рота миномётын юк итә; 1943 елның 21 декабрендә Чеповичи посёлогы (Украина ССРның Житомир өлкәсе) өчен барган сугышта дошманның 2 танкын сафтан чыгара, 2 пулемётын юк итә; 1945 елның 24 февралендә Маркенсдорф торак пункты (Германия) өчен барган сугышта дошманның 2 контрһөҗүмен кире кайтаруда катнашып батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң туган авылында колхоз рәисе булып эшли.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Андреев Г.И., Вакуров И.Д. Солдатская слава. М., 1971. Кн. 3;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.                              

Автор –В.А.Шагалов