Биографиясе

1929 елның 27 гыйнвары, Чаллы кантоны Нагорное авылы — 2011 елның 2 гыйнвары, Әлмәт шәһәре.

Бораулаучы кадрлар мәктәбен (1954), Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын (1968) тәмамлый.

1944–1949 елларда «Богатырь»

колхозында тимерче булып эшли (Әлмәт районы).

1954–1960 елларда Баш автотранспорт конторасының 3 нче автотранспорт конторасында автомеханик, инженер, директор.

1960 елдан Акташ кирпеч заводы директоры.

1963 елдан «Татнефтестройматериалы» трестында (Әлмәт шәһәре): өлкән инженер, баш механик, идарәче урынбасары; шул ук трестның партком секретаре.

1973–1989 елларда Әлмәт спираль җөйле торбалар җитештерү кыр базасы директоры.

Чеков җитәкчелегендә предприятие төзелә һәм анда реконструкция уздырыла; тышкы полиэтилен катлам белән төрү производствосы оештырыла, торбаларны эчке катлам белән каплау технологиясе үзләштерелә (технологиянең илдә тиңнәре булмый). СССРда беренче тапкыр торбалар югары ешлыкта эретеп ябыштыру алымы белән җитештерелә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Г.Я.Мәүлетова