- РУС
- ТАТ
Clara Zetkin, тумыштан Айснер. Алман һәм халыкара эшчеләр һәм коммунистлар хәрәкәте эшлеклесе, Германия Коммунистлар партиясенә нигез салучыларның берсе, хатын-кызлар хокуклары өчен көрәштә актив катнашучы. Халыкара хатын-кызлар көне – 8 мартны оештыру инициаторы булып санала
1857 елның 5 июле, Видерау, Саксония Корольлеге – 1933 елның 20 июне, Мәскәү янындагы Архангельское утары.
Лейпцигта шәхси педагогик уку йортында белем ала, анда Россиядән революцион студент-эмигрантлар түгәрәге, шул исәптән булачак ире Осип Цеткин белән таныша.
О.Бисмарк "Исключительного закона против социалистов" законын керткәннән соң (1881) эмиграциягә китәргә мәҗбүр була, Цюрихта һәм Парижда яши, анда К.Марксның кызы Л.Лафарг һәм Ж.Геда төркемендә революцион эшчәнлеккә өйрәнә. Закон гамәлдән чыгарылгач, Германиягә кайта (1890). Германия Социал-демократик партиясенең сул канатында була, 1891–1917 елларда "Равенство" (Die Gleichheit) хатын-кызлар газетасын мөхәррирли һәм илнең социал-демократик хатын-кызлар хәрәкәтен Европадагы иң көчлеләрнең берсенә әйләндерә.
1910 елда Копенгагенда узган 2 нче Халыкара социалистик хатын-кызлар конференциясендә Халыкара хатын-кызлар көнен оештыру турында тәкъдим кертә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында аңа каршы чыга, Бернда сугышка каршы конференция оештыручыларның берсе була (1915), берничә тапкыр кулга алына; бәйсез Германия социал-демократик партиясе (1917) һәм Германия Коммунистлар партиясе (1918 ел ахыры – 1919 ел башы) оештыруда катнаша.
1920–1933 елларда – компартиядән Рейхстаг депутаты, 1919–1924 һәм 1927–1929 елларда аның Үзәк комитеты әгъзасы; Коминтернның Башкарма комитетында (1921–1933) була, аның Халыкара хатын-кызлар Секретариатын һәм 1922 елда оештырылган халыкара революция көрәшчеләренә ярдәм оешмасын җитәкли. Яңа сайланган Рейхстагның беренче утырышында (1932), өлкәнлек буенча рәислек итеп, барлык хезмәт ияләрен фашизмга каршы бердәм фронтка чакырып чыгыш ясый. Рейхстагка ут төрткәч, Гитлер хакимияткә килгәч, Советлар Союзына китә.
Казанда 1927 елда Адмиралтейство бистәсендә (хәзерге Киров районы) бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.