1910 елның 10 гыйнварында Санкт-Петербургта булып уза. МС рәисе П.А.Столыпин башлангычында чакырыла. Православие чиркәве, Халык мәгарифе һәм Эчке эшләр министрлыклары вәкилләре (алар арасында — Казан губернаторы М.В.Стрижевский, Казан руханилар академиясе ректоры, Чистай епискобы Алексий, Оренбург уку-укыту округы попечителе Н.А.Бобровников) катнаша.

Киңәшмәнең Идел-Урал төбәгендәге этнодини вәзгыятьне җентекләп анализлаган бәяләмәләре, хөкүмәтнең һәм православие чиркәвенең Россиядәге әҗнәбиләргә татар-мөселман йогынтысы нәтиҗәләрен бетерү буенча бергәләп чаралар күрү программасы кергән материаллары махсус журналда басылып чыга.

Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан Идел буе татарларының активлашу сәбәпләре сыйфатында

  • панисламчылык һәм пантөркичелек идеяләренең милли-дини хәрәкәтнең барлыкка килүенә һәм күтәрелешенә йогынтысы, исламның халыкара рухани үзәкләре белән элемтә булу күрсәтелә;
  • Идел буе татарларының күчмә яки ярымкүчмә тормыш алып барган диндәшләрен, шулай ук Идел-Кама төбәгендәге мәдәни үсешнең түбән баскычында торган төрки һәм фин-угор этник төркемнәре вәкилләрен үзенә җәлеп итүче югары дәрәҗәле мәдәнияте;
  • Россиянең Европа һәм Себер өлеше тулысынча диярлек мөселман руханиларының, тулаем алганда татар руханилары контролендә булган Оренбург Мөселман Диния Нәзарәтенә буйсынуы;
  • дини мәктәпләрнең уку программаларына кертелгән дөньяви белем бирү фәннәрен татар милләтчелеге рухында укыту, дини мәктәпләр өстеннән дәүләт контроле бөтенләй булмау;
  • мөселман әҗнәбиләре арасында милләтчелекне пропагандалау максаты белән мөселман-татар укытучыларын әзерләү;
  • ислам руханиларының Россиянең Европа өлеше мөселман халкы аңында дини һәм этник асыл төшенчәләренең бердәйлеген формалаштыру юнәлешендәге эшчәнлеге;
  • милли-дини идеологияне пропагандалауда матбугатның роле үсү;
  • 1905 елдан соң барлык диндәшләрне Төркия белән якынайту максатында сәяси агитация алып бару өчен киң мөмкинлекләр ачкан дин тотудагы һәм сәяси ирекләрнең йогынтысы;
  • Россиянең барлык мөселман халыкларын милли-дини һәм мәдәни автономия нигезендә берләштерү юнәлешендә хәрәкәт итү буенча элиталы татар программасы формалашу аерып күрсәтелә.

Татар-мөселман йогынтысына каршы тору өчен 34 чара проекты эшләнә. Чараларның 3 категориясе билгеләнә:

1. рухани-мәгърифәти чаралар (гамәлдәге Изге Гурий борадәрлеге мәктәпләренә ярдәм итү; миссионерлык оешмаларының матди хәлен яхшырту; әҗнәби приходларда эшләү өчен шәркый әҗнәбиләрнең теле, дини карашлары һәм көнкүреше белән таныш миссионерлар һәм руханилар әзерләү, Казан руханилар академиясе каршындагы миссионерлык бүлекчәсенең эшчәнлеген ныгыту; әҗнәби халыклар яшәгән епархияләрдәге рухани семинарияләрдә җирле телләрне укыту; рухани ведомствоның ике сыйныфлы укытучылар әзерләү мәктәпләре санын арттыру, аларда мәҗбүри рәвештә җирле телләрне өйрәнүне гамәлгә кертү; мөселманнарга каршы юнәлдерелгән, һәркем укый алырлык әдәбият тарату максатында Казан руханилар академиясе каршында рус һәм татар телләрендәге махсус матбугат органы оештыру; әҗнәбиләр приходларындагы авыл руханиларының матди хәлен яхшырту)

2. мәдәни-мәгърифәти чаралар (мөселманнарны һ.б. әҗнәбиләрне рус мәдәниятенә җәлеп итү; мөселманнарның гомуми белем бирү һәм дини мәктәпләрен аерымлау, соңгыларында гомуми белем бирү фәннәрен укытуны тыю; мәдрәсәләрдәге һәм мәктәпләрдәге рус сыйныфларын бетерү, киләчәктә аларның ачылуына юл куймау; мөселман дини мәктәпләрендә укытылачак фәннәрнең исемлеген төгәл билгеләү, моның өчен Эчке эшләр министрлыгы каршында мөселманнарның мәктәп эшен белүче затлардан һәм шулай ук мөселман руханияте вәкилләреннән торган махсус комиссия оештыру; мөселманнарның гомуми белем бирү мәктәпләрен мәгариф ведомствосының җирле органнары тарафыннан гомуми нигездә тәртипкә китерелгән һәм контрольгә алынган хосусый уку йортлары итеп үзгәртү; гомуми белем алырга теләүчеләрне дәүләт мәктәпләренә җәлеп итү; гамәлдәге рус-әҗнәби мәктәпләренең санын арттыру; мөселман уку йортлары өстеннән күзәтчелекне көчәйтү, халык уч-щеләре инспекторларының санын арттыру; гомуми белем бирү мәктәпләре өчен җирле телләр һәм шартлар белән таныш укытучылар әзерләү; укытучылар семинарияләрендә җирле телләрне өйрәнүне яхшырту; мөселманнарның укытучылар семинарияләрендә белем алуына юл кую)

3. административ чаралар (губернаторларга мөселманнар эшләре белән бәйле барлык мәсьәләләрне даими өйрәнүне, мәгълүматларны үзәк хөкүмәткә җиткерүне йөкләү; мөселман дөньясын аларның матбугатын күзәтү аша системалы рәвештә һәм киң колачлы өйрәнүне оештыру; мөселман руханилары даирәсендәге фәннәргә нисбәтле мөселман хокукы җыентыгын төзү һәм аны рус теленә тәрҗемәдә бастырып чыгару; мулла дәрәҗәсенә сынау уздыруның гомуми программасын эшләү һәм аны Эчке эшләр министрлыгында раслау; Оренбург Мөселман Диния Нәзарәтенең территориаль вәкаләтләрен чикләү, аларны мөселман халкы аеруча төпләнеп яшәгән җирләрдә урнашкан берничә учреждение арасында бүлү).

Киңәшмә тәкъдимнәрен исәпкә алып, татар милли хәрәкәтенең, вакытлы матбугатының, җәдиди мәктәпләренең, китап кибетләренең һ.б.ның актив эшлеклеләренә каршы берничә җәза чарасы уздырыла.

1910 елда Казан губернасында 97 җәдиди мәктәп ябыла. 1911 елның гыйнварында хәрби көч кулланып Вятка губернасының Сарапул өязе Иж-Бубый авылындагын «Буби» мәдрәсәсе тар-мар ителә (мәктәп ябыла, укытучылар куыла).

Чыганаклар  

Особое совещание по Приволжскому краю: противодействие империи: Док. и комментарий // Татарстан. 1992. № 9-10.

Әдәбият  

Махмутова А.Х. Становление светского образования у татар (Борьба вокруг школьного вопроса. 1861-1917). К., 1982;

Амирханов Р.У. Татарский народ и Татарстан в начале XX века: Ист. зарисовки. К., 2005.