Биографиясе

1923 елның 18 гыйнвары, Киев шәһәре – 2010 елның 7 августы, Казан.

Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Казан филиалын тәмамлый (1949).

1949–1952 елларда Казан шәһәре Молотов районы халык судьясы. 1952–1961 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, 1961–1965 елларда хакимият һәм сәүдә-финанс органнары бүлеге мөдире урынбасары, 1969–1984 елларда хакимият органнары бүлеге мөдире.

1965–1969 елларда ТАССР Югары мәхкәмәсе рәисе. 1985–1990 елларда Казан хисаплау системалары җитештерү берләшмәсе партия комитетының партия комиссиясе рәисе. 1992 елдан «Татинвестбанк» идарәсе юристконсульты, 1993 елдан рәис урынбасары, 1999 елдан рәиснең беренче урынбасары.

1967–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Е.Б.Долгов