И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Әнвәр Баһаветдинов. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1925 елның 27 ноябре, Тәтеш кантоны Әмәкәй авылы – 2002 елның 25 октябре, Казан.

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1959). 1941–1942 елларда ТАССРның Бондюг районы МТСында тракторчы булып эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша; 1950 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә.

1950–1951 елларда ВЛКСМның Бондюг райкомының 2 нче секретаре. 1953–1954 елларда КПССның Бөгелмә райкомында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, 1954–1957 елларда шунда ук ТАССРның МТС зонасы буенча секретарь, 1957–1960 елларда КПССның Бөгелмә шәһәр комитеты секретаре, 1960–1961 елларда 2 нче секретаре, 1961–1962 елларда Азнакай райкомының 1 нче секретаре. 1962–1965 елларда ТАССРның Әлмәт колхоз-совхоз җитештерү идарәсе парткомы секретаре. 1965–1979 елларда КПССның Азнакай райкомы, 1979–1983 елларда Әлмәт шәһәр комитеты 1 нче секретаре.

1983–1986 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе һәм 1985–1990 елларда РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары. ТАССР (1963–1990), РСФСР (1985–1990) Югары Советлары депутаты.

Бүләкләре

Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Эффективность производства гречихи: Опыт колхозов и совхозов Азнакаевского района Татарской АССР. М., 1979 (автордаш).

Әдәбият

Ровесник века. Казань, 2001.