Биографиясе

1932 елның 5 гыйнварында Чирмешән районы Бәркәтә авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1972). 1958–1966 елларда Чирмешән районының «Чишмә» колхозында баш бухгалтер, 1966–1992 елларда колхоз рәисе.

Ул җитәкләгән елларда колхозның матди-техник базасы ныгытыла: авыр хезмәт процесслары механикалаштырылган терлекчелек биналары, ашлык һәм терлек азыгын эшкәртү һәм саклау базалары, техника ремонтлау мастерскойлары, авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторлар һәм автомобильләрне кую урыннары, 420 га сугарулы җирләр булдырыла. Колхоз хисабына бөтен уңайлыклары булган фатирлар, социаль-көнкүреш һәм мәдәният объектлары төзелә, авылларга газ кертелә, 23 км суүткәргеч торбалар сузыла, 23 км каты өслекле юллар, 100 номерга исәпләнгән телефон станциясе һ.б. төзелә. Бөртекле ашлык игү 20% ка, шикәр чөгендере – 50% ка, ит һәм сөт җитештерү 2 тапкырдан күбрәккә арта.

Әхмәтҗанов 1980–1985 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.