Биографиясе

1947 елның 29 мартында БАССРның Октябрьск шәһәрендә туган.

Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң (1971), ТатНИПИнефтьтә сектор, лаборатория, бүлек мөдире, 2000 елдан директор урынбасары.

Нефть чыганакларын үзләштерү ысуллары буенча 50 гә якын ачышы бар.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге «Авыр чыгарыла торган нефть запасларын эшкәртүнең югары нәтиҗәле комплекслы системасы» дигән хезмәте өчен бирелә (1994).

Хезмәтләре

Геология и разработка крупнейших и уникальных нефтяных и нефтегазовых месторождений России. М., 1996 (автордаш).