Эчтәлек

1921 елның 25 июнендә кабул ителә, 11 пункттан тора. Барлык дәүләт, совет оешмаларында татар телен гамәлгә кертергә күрсәтмә бирелә (җәмәгать, кооператив һәм профсоюз оешмалары өчен искәрмә ясала, күрсәтмәне үтәү аларның үз ирекләренә куела).

Декрет нигезендә, ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты (ҮБК) каршында, аерым бүлек хокукында, Татар телен гамәлгә кертү комиссиясе төзелә, аның карарлары республиканың барлык совет оешмалары өчен мәҗбүри санала. ТАССР Мәгариф халык комиссариатына «дәүләти аралашуларга ярашлы терминология һәм телеграф элемтәсе өчен татар әлифбасы булдыру» максатыннан комиссия төзү, совет хакимияте органнары һәм элемтә учреждениеләре хезмәткәрләренең татар телен өйрәнергә теләге булганнары өчен курслар оештыру, барлык 2 нче баскыч мәктәпләрендә татар телен укытуны кертү, шулай ук татар мәктәпләрендә, теләге булганнарга, рус телен укыту бурычы йөкләнә. Комиссариат шулай ук элек ябылган татар мәктәпләрен (дини юнәлештәгеләреннән тыш) кабат ачарга, татар театрларын үстерүгә ярдәм итәргә күрсәтмә ала. Декрет нигезендә татар халкы күпчелекне тәшкил иткән торак пунктларда мәхкәмә эшенең, элемтә бүлекләре эшчәнлегенең (телеграммаларның татар телендә тапшырылуы һәм кабул ителүе һ.б.) татарча алып барылуы күздә тотыла.

ТАССР ҮБК һәм Халык Комиссарлары Советы (ХКС) чыгарган декретлар һәм карарлар русча һәм татарча нәшер ителергә тиеш була. Декретта рус теленең икенче дәүләт теле исәпләнгән татар теле белән бер дәрәҗәдә кулланылырга тиешлеге әйтелә. Дәүләт оешмаларында эш кәгазьләренең, шулай ук үзара язма элемтәләрнең ТАССРда гамәлдә булган дәүләт телләренең берсендә алып барылуы таләп ителә, зарурлык туганда, тәрҗемәчеләр бюросы оештыру карала.

Декретның гамәлгә кертелүе ТАССРның дәүләт, совет оешмаларында, уку йортларында татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтә.

1920 еллар ахырында Декретны гамәлгә ашыру буенча алып барылган эшләр туктала.

Чыганаклар

Языковая политика в Республике Татарстан: Док. и материалы: 20–30-е гг. — Татарстан Республикасында тел сәясәте: Док. һәм материаллар: 20–30 нчы еллар. К., 1998.

Автор — И.Р.Вәлиуллин