Тарихы 1915 елның маенда оештырылган Казан губерна азык-төлек комитетыннан башлана. Комитет Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советы башкарма комитетының 1918 ел 21 май карары, Бөтенроссия ҮБК һәм ХКСның 1918 ел 27 май Декреты белән губерна башкарма комитетының азык-төлек бүлеге итеп үзгәртелә. Эшче, крәстиян, кызылармияче һәм казак депутатлары советлары 5 нче Бөтенроссия съездының 1918 ел 10 июль карары нигезендә исеме кабат Казан губерна азык-төлек комитеты дип алыштырыла, Бөтенроссия ҮБК һәм РСФСР ХКСның 1920 ел 27 май Декреты, ТАССР ҮБКның 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Татарстан АССР Азык-төлек халык комиссариаты итеп үзгәртелә.

Азык-төлек продуктлары һәм көндәлек куллану товарлары хәзерләү, бүлү, алар белән Кызыл Армияне һәм халыкны тәэмин итүне гамәлгә ашыра. Хәзерләүләр (хәзерләүләрне оештыру, чимал хәзерләү, ит-балык хәзерләү, йомырка-кош ите хәзерләү, печән, савытлар-әрҗәләр хәзерләү, оештыру-инструкторлык, гомуми, техник-хәзерләү, хуҗалык-төзелеш, тегермәнчелек бүлекләре, хәрби азык-төлек бюросы (1922 елга кадәр)), бүлү (гомуми бүлү, җәмәгать туклануы, транспорт, бүлүләрне оештыру, сәнәгатьне тәэмин итү, оештыру-инструкторлык бүлекләре), оештыру, финанс-хисап (финанс-хисап, финанс-смета, операцияләр-смета, гомуми бүлекләр), эшләр башкару (гомуми, мәгълүмат-инструкторлык, исәп-стат. бүлекләре), исәп-бүлү (1921 елга кадәр), административ (1923 елга кадәр; гомуми, азык-төлек хезмәткәрләре составы һәм аларны теркәү бүлекләре), хәзерләүләр техник (1923 елдан), салым (1923 елдан) идарәләрен үз эченә ала.

Халык комитетлары, элеваторлар, хәзерләүләр конторалары, саклау урыннары, тегермәннәр, киптерү заводлары, складлар, савытлар-әрҗәләр ясау остаханәләре, ярдәмче пунктлар керә. ТАССР ҮБКна, ТАССР ХКСна һәм РСФСРның шундый ук Халык комиссариатына буйсына. СССР ҮБК һәм ХКСның 1924 ел 9 май карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТАССР Эчке сәүдә халык комиссариатына тапшырыла.

Халык комиссарлары: А.С.Изюмов (1920–1921 елның гыйнвары), А.Р.Розит (1921 елның гыйнвар–июне), А.Н.Злобин (1921 елның июне –1923), Г.С.Дукальский (1923–1924).

Автор — Е.Б.Долгов