ТАССР Югары Совет Президиумының 1940 ел 1 февраль Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан фән һәм техника өлкәсендәге казанышлары, ачышлары һәм уйлап табулары, шулай ук фәнни-гамәли һәм фәнни белемнәрне популярлаштырудагы эшчәнлекләре өчен галимнәргә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

Бу исемгә 295 кеше лаек була.

Татарстан Республикасының 2004 елның 24 марты Законы нигезендә гамәлдән чыгарыла.