Фәнни хезмәтләр, ачышлар һәм уйлап табулар өчен билгеләнә.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бүләкләре: Завойский Е.К. исемендәге халыкара бүләк (1991), Халыкара Арбузов бүләге (1997), Туполев А.Н. исемендәге халыкара бүләк (2014), шулай ук:

  • Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләк — гуманитар фәннәр өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР ФА Президиумының 1993 ел 17 июнь карары белән гамәлгә кертелә (2016 елның 1 гыйнварына — 7 лауреат);
  • Гыйлем Камай исемендәге бүләк — химия өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР ФА Президиумының карары белән гамәлгә кертелә (7 лауреат);
  • Х.Мөштәри исемендәге бүләк — математика, механика һәм техник фәннәр өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР ФА Президиумының 1993 ел 17 июнь карары белән гамәлгә кертелә (18 лауреат);
  • В.Энгельгардт исемендәге бүләк — биология өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР ФА Президиумының 1993 ел 17 июнь карары белән гамәлгә кертелә (15 лауреат);
  • Ә.Терегулов исемендәге бүләк — медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР ФА Президиумының 1993 ел 17 июнь карары белән гамәлгә кертелә (8 лауреат);
  • К.Боль исемендәге бүләк — вет. өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР ФА Президиумының 2000 ел 11 май карары белән гамәлгә кертелә (11 лауреат);
  • В.Мосолов исемендәге бүләк — авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР ФА Президиумының 2000 ел 11 май карары белән гамәлгә кертелә (8 лауреат);
  • А.Адо исемендәге бүләк — аллергология, иммунология һәм гомуми патология өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР МКның 2001 ел 25 июнь карары белән гамәлгә кертелә (9 лауреат);
  • В.Попов исемендәге бүләк — табигатьтән рациональ файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР ФА Президиумының 2003 ел 9 октябрь карары белән гамәлгә кертелә (9 лауреат);
  • Г.Ибраһимов исемендәге бүләк — татар теле һәм әдәбият белеме өлкәсендәге хезмәтләр өчен бүләкләү максатыннан ТР ФА Президиумының 2013 ел 21 февраль карары белән гамәлгә кертелә (1 лауреат),
  • В.Е.Алемасов исемендәге ТР Дәүләт бүләге – яшь галимнәрнең инженерлык фәннәре өлкәсендәге инновацион эшчәнлекләре өчен ТР Президентының 2014 ел 24 сентябрь Указы белән гамәлгә кертелә (6 лауреат).

Автор — Е.Б.Долгов