- РУС
- ТАТ
хәйрия җәмгыяте
1915 елның 5 февралендә Беренче бөтендөнья сугышында зыян күргән авырулар һәм яралыларга ярдәм итү максаты белән Петроградта оеша. Комитетның рәисе – генерал-майор Г.Дәүләтшин, аннан соң – С.Җантурин, әгъзалары – А.Әсәдуллаев, Ибнеәмин Әхтәмов, М.Байзаков, М.Җафаров, Н.Карпов, М.Максютов, Х.Мансырев, А.Мөфтизадә, А.Сыртланов, З.Шамил.
Комитет иганә ярдәме җыя, фронтка күчмә санитар отряды җибәртә, лазаретлар ача, сугышка алынганнарның гаиләләренә тиешле пенсия һәм ташламалар турында мәгълүмат бирүче татарча белешмәлекләр әзерләп бастыра. 1915 ел ахырына Россия төбәкләрендә комитетның 100 ләп җирле бүлеге эшли. Бүлекләр Инвалидлар көне уздыра, авыру һәм яралы сугышчыларга концертлар куя, җылы кием-салым җыюны оештыра. Мөселман хәрби тоткыннарына һәм качакларга һәртөрле ярдәм күрсәтелә.
Комитет эшчәнлеге 1917 елдан соң туктала.
Автор – Җ.С.Миңнуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.