Эчтәлек

1911 елдан Казанда Бөтенроссия Туберкулёзга каршы көрәш лигасы (1910 елда Санкт-Петербургта төзелә) бүлеге буларак эш алып бара. А.Н.Казимбәк, М.А.Хомяков тарафыннан оештырыла.

Җәмгыять туберкулёз турында аңлату эшләре алып бара, авыруларны дәвалау өчен акча җыя, санаторийларда дәвалауны оештыра. Акча җыю максатыннан «Ак ромашка» көннәре уздырыла. Лекцияләр Р.А.Лурия җитәкчелегендәге мәдәни агарту комиссиясе тарафыннан укыла, лектор сыйфатында В.Ф.Орловский, М.Н.Чебоксаров, Е.М.Лепский, П.З.Жаков, В.А.Баняев, М.А.Хомяков, Ә.Б. һәм Н.В.Терегуловлар чыгыш ясый.

Туберкулёзга бирешүчән балалар өчен җәйге мәктәп-колония (Казан өязе Тугыш авылы), килеп дәваланучылар өчен түләүсез амбулатория (Казан, мөдире В.В.Фризе) ачуга ирешелә. 1914 елда «Каменка» санаторие оештырыла. 1918 елда губерна сәламәтлек саклау бүлеге каршында социаль авырулар бүлеге булдырыла һәм лиганың эшчәнлеге туктала.

1998 елда «Ак ромашка» гуманитар акциясе тергезелә, иҗтимагый хәйрия фонды төзелә (президенты Р.Ә.Җәләлиев). Җыелган акчалардан «Каменка» хастаханәсенә матди ярдәм күрсәтелә. А.Н.Казимбәк исемендәге бүләк (елның иң яхшы фтизиатрына тапшырыла), Казан медицина институты студентлары өчен махсус стипендия булдырыла. Ел саен 24 мартта ТРда Халыкара туберкулёзга каршы көрәш көне уздырыла.

Әдәбият

Исторический очерк к 75-летию фтизиатрической службы Республики Татарстан. К., 1996.

Автор — Д.Р.Нуретдинова