Бөтенпольша мөселманнары гминасы вәкилләре съездында (1925 елның 3 декабре) төзелә. 1928 ел ахырында Берлекнең 1 нче съезды уздырыла, анда О.Крычыньский җитәкчелегендә Үзәк совет сайлана, татар музеен ачу һәм «Рочник Татарски» мәҗмугасын чыгару карары кабул ителә. Польшаның Польша-Литва татарлары тупланып яшәгән төбәкләрендә оешманың 20 бүлекчәсе барлыкка килә. Берлек аларның иҗтимагый-мәдәни тормышына җитәкчелек итә, китапханәләр ача, үзешчән сәнгать коллективлары туплый. «Жиче Татарске» журналын нәшер итә. Берлек әгъзалары Польша-Литва татарларына кагылышлы тарихи чыганаклар һәм ядкәрләрне барлау һәм туплау, тарихи истәлекләрне саклау буенча зур эш алып баралар. 1929 елда Вильнода (1939 елдан — Вильнюс) Берлек тарафыннан халык музее ачыла, аның экспозицияләре татар нәселләре вәкилләренең бүләкләреннән тора, архивында 16–17 йөзләргә караган 50 дән артык документаль ядкәр саклана. Берлек эшчәнлеге Польша-Литва татарларын этник төркем кысаларында берләштерүгә хезмәт итә.

Автор — Я.Я.Гришин