Эчтәлек

Баштарак Россиядә кулаклар дип кабат сату максаты белән авылларда халыктан киндер, эрләнгән җеп, җитен, киндер сүсе, сарык тиресе, дуңгыз кылы, май, терлек мае һ.б. сатып алу белән шөгыльләнгән вак авыл сәүдәгәрләрен, базарларда һәм пристаньнарда икмәк, ит һәм балык сәүдәсендә арадашчылык иткән сатучыларны («маклаклар», «прасоллар») атыйлар. В.И.Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге»ндә «кулак» сүзенә рус телендә «скупец», «скряга», «жидомор», «кремень», «крепыш», «торгаш» һ.б. мәгънәләр китерелә; «үзенең акчасы юк; ялган тормыш белән, санаганда һәм үлчәгәндә алдау хисабына яши», дип аңлатма бирелә. Урта хәлле һәм ярлы крәстияннәр белән чагыштырганда, кулаклар эре җир һәм җитештерү чаралары милекчеләре, ростовщиклар, арендачылар булалар, үз хуҗалыкларында батраклар һәм авылның ярлы, урта хәлле халкы хезмәтеннән файдаланалар. Культура дәрәҗәсе һәм көнкүреш җәһәтендә алар крәстияннәрдән аз аерылалар, шулай ук крәстиян физик хезмәтендә катнашалар. Крәстияннәрнең аз өлешен тәшкил итәләр. Шул ук вакытта кулаклар игенчелек өлкәсендә иң күпсанлы капиталистик эшмәкәрләр катлавы булалар.

Товарлыклы җитештерү үсешенә бәйле рәвештә, кулаклар авыл җирендә капиталистик мөнәсәбәтләргә кадәрге дәвердә үк барлыкка килә башлыйлар, сыйныф буларак реформа чорында оешалар. Крәстияннәр, алпавытлар һәм казна җирләрен «эләктерү» нәтиҗәсендә, кулаклар үз хуҗалыкларында зур җир биләмәләре туплыйлар. 1880 еллар башында Казан губернасында кулаклар өлешенә крәстиян хуҗалыкларының 12% ы (шул исәптән 5,3% ы — татарлар) туры килә. Кулаклар товарлыклы ашлыкның 40–50% ын җитештерәләр, авыл хуҗалыгы машиналарының һәм хезмәт коралларының күпчелек өлеше, атлар баш санының яртысы аларның хуҗалыкларында була; алар сәүдә оешмалары һәм сәүдә-сәнәгать предприятиеләрен билиләр, шәрабханәләр һәм вак-төякләр сату кибетләре тоталар, ростовщиклык белән шөгыльләнәләр. Ләкин кулакларның мөмкин кадәр күбрәк җир мәйданнарына, җитештерү чараларына хуҗа булуга омтылулары крепостнойлык калдыклары — алпавыт һәм авыл җәмәгате җирбиләүчелеге — каршылыгына юлыга, бу кулакларда дворян-алпавытларга һәм авыл ярлыларына карата дошманлык мөнәсәбәтләре тудыра. 1905–1907 еллардагы революциядән соң, алпавыт җирбиләүчелеген кагылышсыз калдырып, кулакларда үзе өчен яңа социаль терәк булдырырга омтылып, хөкүмәт аларны ныгыту һәм тиз арада крәстиян җәмәгатен таркату юлына баса. Реформа барышында алпавыт һәм крәстияннәрнең җирләрен сатып алу юлы белән кулаклар актив рәвештә үз җир биләмәләрен киңәйтә, авыл җәмәгатеннән отрублар һәм хуторлар булып аерылып чыга, җитештерү кораллары булдыра, авыл җирендә эшкәртү предприятиеләре ача башлый.

Октябрь революциясеннән соң кулаклар барлык крәстияннәр белән бергә алпавыт җирбиләүчелеген бетерүне (1918 елның җәенә кадәр), хутор-отруб системасын таркатуны яклап чыгалар. Яхшы оешканлык һәм йөк транспорты белән тәэмин ителү нәтиҗәсендә кулаклар иң уңдырышлы җирләрне, алпавытлардагы хезмәт коралларын һәм терлекләрне тартып алалар. Алар шулай ук авыл, волость советларына һ.б. вәкиллекле органнарга үтеп керәләр, аларның эшен үз мәнфәгатьләренә буйсындыралар. Зур икмәк запасларына хуҗа булган хәлдә, кулаклар актив рәвештә большевикларның икмәк монополиясенә каршылык күрсәтәләр, ирекле сәүдәне торгызырга, яңа хакимиятне «җирне социализацияләү»дән баш тартырга мәҗбүр итәргә омтылалар. 1918 елның җәй–көзендә алар крәстияннәрнең Совет хакимиятенә каршы чыгышларын җитәклиләр. Казан губернасы буйлап крәстиян чуалышлары дулкыны уза. Гражданнар сугышы чорында кулаклар советларга каршы көчләрнең төп таянычына әвереләләр. Аларга каршы көрәштә ярлылар комитетлары (комбедлар) һәм азык-төлек отрядлары зур роль уйный. 1919 елда гамәлгә кертелгән продразвёрстка авылда, беренче чиратта кулаклардан, ирексезләп артык икмәкне җыюга юнәлдерелә. Кулакларга көчле һөҗүм ясала, хуҗалыкларының бер өлеше тартып алына. Комбедлар, азык-төлек отрядлары, совет салым органнары эшчәнлеге (контрибуцияләр, гадәттән тыш революцион салымнар һ.б.) нәтиҗәсендә кулаклар җир биләмәләренең, җитештерү чараларының, мөлкәтләренең күпчелек өлешеннән мәхрүм ителәләр. Шул ук вакытта ярлыларга һәм урта хәллеләргә алпавытларның һәм кулакларның җирләрен бушлай өләшү, күп чәчүлекле хуҗалыкларның тагын да вагая баруы, икмәк һәм авыл хуҗалыгы чимал базарларының кискен азаюы, гомумән, крәстияннәрнең, аерым алганда кулакларның, җирдән файдалану структурасында зур үзгәрешкә китерә: күп чәчүлек җирле хуҗалыклар төркеме — 11,4% тан (1917) 0,7% ка (1922), чәчүлексез хуҗалыклар 13,8% тан 5,3% ка кадәр кими. Комбедлар эшчәнлеге чорында кулак хуҗалыкларының нисбәти өлеше 13% тан 4,5% ка кадәр кими. Совет дәүләтенең кулакларга карата булган сәясәте нәтиҗәсендә кулак хуҗалыкларының күбесе урта хәллеләр төркеменә күчә, ләкин аларда капиталистик типтагы хуҗалыкларга хас төп сыйфатлар саклана.

Яңа икътисади сәясәткә күчү белән, авыл халкының социаль катлауларга таркалуы җирлегендә яңадан кулак хуҗалыклары үсә башлый. 1922–1925 елларда Татарстанда аларның саны 0,7% тан 4,8% ка кадәр арта (ихтимал, алар исәбенә таза тормышлы крәстияннәрнең дә бер өлеше кергәндер). 1927 елда Татарстанда кулак хуҗалыклары 2,4% исәпләнә. Кулакларга чәчүлек җирләрнең 14% ы, атлар санының 25% ы туры килә. Татар крәстияннәре арасында кулакларның өлеше зур булмый, татар кулакларының күпчелеге сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ләкин кулаклар үзләренең революциягә кадәрге позицияләрен торгыза алмыйлар. Җирне национализацияләү нәтиҗәсендә авыл җирендә капитал туплауның төп чыганагы юк ителә. Совет хакимияте кулакларны чикләү һәм кысрыклап чыгару сәясәте уздыра, аларга зур салымнар сала, җирне арендалау һәм эшче көчләр яллау күләмен чикли, аларны сәяси хокуклардан мәхрүм итә һ.б. Икенче яктан, кулакларның башкаларны изү мөмкинлекләре дәүләтнең ярлыларга һәм урта хәллеләргә икътисади ярдәме белән чикләтелә, нәтиҗәдә хезмәт крәстияннәренең хуҗалыклары ныгый. Дәүләтнең адреслы ярдәме белән авыл халкының бу категориясенең җитештерү чаралары белән тәэмин ителеше көчәя: 1920 елларның 1 нче яртысында сөрүлек җирләрнең мәйданы 22% ка, сабаннар саны 77% ка, атлар саны 23% ка, мөгезле эре терлекнең баш саны 8% ка, сарыклар саны 57% ка арта. Хәзер капитал туплауда төп рольне, революциягә кадәр булганча, җирләрнең бер милеккә җыелуы түгел, эш терлекләренең, авыл хуҗалыгы машиналарының һәм хезмәт коралларының бергә туплануы уйный. Ярлылар һәм урта хәллеләр кулаклардан һәм таза тормышлы крәстияннәрдән бөлдергеч шартларда арендага эш терлекләре һәм инвентарь алырга мәҗбүр булалар. Җитештерү чараларын арендалауга нигезләнгән мөнәсәбәтләр крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә кадәрге дәвердә авыл җирендә аеруча киң тарала. 1925 елның язында крәстиян хуҗалыкларын тикшерү мәгълүматлары буенча, хуҗалыкларның 51,5% ы — үзенең авыл хуҗалыгы инвентареннан, 42,9% ы — арендага алынганнан, 5,6% ы — катнаш инвентарьдан; 54,5%ы — үзенең эш терлекләреннән, 44,9%ы — арендага алынганнан, 1,6% ы катнаш эш терлекләреннән файдалана. Гадәттә, авыл җирендә җитештерү чараларын арендага бирү «хезмәт күрсәтү» рәвешендә була, ул хәлсез хуҗалыкларда чәчүлек мәйданнарның кимүенә, көчле хуҗалыкларда аларның артуына китерә. 1927 елда кулаклар авыл ярлыларының һәм хәлсез урта тормышлыларның 800 мең дис. чамасы сөрүлек җирләрен арендалыйлар. Югары керем китерүче катлаулы авыл хуҗалыгы машиналарын җитәрлек күләмдә сатып алу мөмкинлекләре булмаганга күрә, кулаклар үз хуҗалыкларын ярлылардан өстәмә җир кишәрлекләре тартып алу юлы белән киңәйтергә омтылалар. Бу ярлы крәстияннәрне яшерен изүгә җирлек тудыра. Кулакларда барлыгы 10 меңләп батрак даими эшли. Ләкин шул ук вакытта кулаклар физик хезмәттән тулысынча читләшмиләр: алар, ярлы хуҗалыклар вәкилләренә караганда, төрле хуҗалык эшләренә үзләренең эш вакытын 2,1 тапкырга күбрәк сарыф итәләр, шул сәбәпле ярлылардан 3,5 тапкыр артыграк тулай керем алалар. Зур күләмдә җитештерү чараларына хуҗа булу, җир арендалау, батраклар һәм ярлылар хезмәтеннән файдалану, ростовщиклык кредиты ярдәмендә аларны бәйлелеккә төшерү нәтиҗәсендә 1920 еллар уртасында кулак хуҗалыклары шактый ныгый, Совет хакимиятенең авыл җирендәге сәясәтенә каршылык күрсәтүләре көчәя. Совет хөкүмәтенең крәстияннәрне җәберләүче сәясәтенә каршы тору, үзләренең икътисади һәм сәяси мәнфәгатьләрен яклау өчен кулаклар һәм урта хәллеләрнең аеруча актив өлеше «крәстияннәр берлеге»н оештыру таләбе белән чыгалар. Кулаклар вәкиллекле органнарга үтеп керәләр, авыллардагы кооперация оешмаларына контроль урнаштырырга омтылалар, колхозларга каршы актив агитация алып баралар, үзләрен чикләү һәм кысрыклап чыгару сәясәтен өзү максатында төрле иҗтимагый-сәяси һәм икътисади чаралар уздыралар. 1927 ел ахырында, дәүләткә ныклы (базарча булмаган, үзләре өчен зыянлы) бәяләр буенча икмәк сатудан баш тартып, кулаклар урта хәллеләр белән бергә «икмәк стачкасы» оештыралар. Крәстияннәрнең икътисади каршылыгына каршы көрәшү өчен 1927 елның 20 декабрендә Совет хөкүмәте илдә гадәттән тыш хәл кертә. Кулаклар законнан тыш дип игълан ителә. 1928–1929 елларда, икмәк әзерләү кризисы чорында, кулакларның хуҗалыкларын, ягъни икмәкне, фураж, терлекләр, җитештерү чаралары, кредитлар һәм акчалар, йорт милке һәм хуҗалык корылмаларын тартып алу буенча киң колачлы чаралар уздырыла, җирне һәм җитештерү чараларын арендалауга, эшче көчләр яллауда чикләүләр катгыйландырыла, салымнар һ.б. теркәлгән җыемнарның күләмнәре арттырыла, шәхси салым гамәлгә кертелә. Тоташ рәвештә крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү кулакларны чикләү һәм кысрыклап чыгару сәясәтеннән аларны сыйныф буларак бетерү сәясәтенә күчү өчен нигез була. 1920 еллар ахырында — 1930 елларда, колхоз-совхоз системасын ирексезләп кертү барышында, колхозлашу хәрәкәтенә каршы аяусыз көрәшүләренә (колхозга каршы агитациядән башлап, активистларны үтерү, колхоз милкенә ут төртү, фетнәләр оештыру һ.б.) карамастан, кулаклар бетерелә, тартып алынган матди байлыклар (икмәк, терлекләр, җитештерү чаралары, милек һ.б.) ярлы крәстияннәр һәм батраклар взносы сыйфатында колхозларның бүленмәс фондына тапшырыла (кара Кулакларны йорт-җирләреннән куу).

Әдәбият

Алексеевский А.П. К вопросу о расслоении крестьянства в Татреспублике // Труд и хозяйство. 1926. № 1;

Колосов А.М. К вопросу расслоения крестьянства Татреспублики // Труд и хозяйство. 1926. № 5;

Социальный слой крестьянства в Татреспублике // Труд и хозяйство. 1926. № 6/8;

Ермолаев В.М. Баланс рабочего времени крестьянской семьи ТР // Труд и хозяйство. 1926. № 9;

Левитин А. Крестьяне арендаторы государственных земель в Татреспублике // Труд и хозяйство. 1927. № 7;

Новицкий Л. Батраки в Татреспублике: Численность и состав // Труд и хозяйство. 1928. № 7;

Фёдорова Н.А. Сельское население Среднего Поволжья накануне коллективизации (опыт социально-демографического изучения). К., 1990.

Автор – Р.В.Шәйдуллин