- РУС
- ТАТ
иҗтимагый-сәяси оешма
1992 елның июнендә Казанда Бөтендөнья татарларының 1 нче конгрессы карары нигезендә координацияләүче орган буларак оештырыла.
Конгрессның 5 елга сайланган даими эшләүче, юридик хокукка ия җитәкче органы. Башкарма комитет елга бер мәртәбә җыела. Еллык җыелышлар арасында аның эшен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзаларыннан сайланган Бюро башкара. Бюро утырышлары ай саен уздырыла. Башкарма комитет рәисе комитет әгъзалары тарафыннан 5 елга сайлана. Ул Башкарма комитет һәм Бюро утырышларын уздыра, үзенең урынбасарлары, төркемнәре, комиссияләр, советлар эшчәнлеген координацияли, дәүләт, җәмәгать оешмалары һәм халыкара структуралар утырышларында Бөтендөнья Татар конгрессы вәкиле буларак катнаша ала.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты аппаратында ТР районнары, РФ һәм БДБ илләренең татарлар күпләп яшәгән өлкәләре һәм төбәкләре, чит илләрдә яшәүче татар диаспоралары белән элемтә тотучы һәм эшләүче бүлекләр бар.
Максаты – татар милләтенең бердәмлеген тәэмин итү, татарларның һ.б. халыкларның үзбилгеләнү хокукына ирешү, милли тел һәм мәдәният, гореф-гадәт үзенчәлекләрен саклау чараларын күрү, татарларга кагылышлы этнотөбәк мәсьәләләрен чишүдә арадашчылык хезмәтен үтәү, татар диаспораларының үзара һәм үзәк белән бәйләнешен булдыру һ.б. Башкарма комитет шушы максатларга кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнү-тикшерү хокукына ия һәм, вазгыять таләп иткәндә, арадашчылык эшчәнлеге алып барырга хаклы. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Татарстан Республикасының РФ төбәкләре һәм чит илләр белән үзара бәйләнеше процессында шунда яшәүче татарларның милли-мәдәни үсешенә һәм бердәмлегенә кагылышлы чаралар үткәрә, милли-мәдәни хәрәкәтләргә җитәкчелек итә. Башкарма комитет РФ төбәкләрендә, БДБ илләрендә һәм АКШ, Австралия, Финляндия, Төркия, Германия, Канада, Кытай, Польша, Румыния, Япония һ.б. илләрдә яшәүче татарларның милли хәрәкәтләре белән элемтәдә тора. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә Милли-мәдәни мохтарият оештыруда актив катнаша.
Милләткә кагылышлы мәсьәләләрне урыннарда хәл итү өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Бюро җитәкчелеге РФдә һәм БДБ илләрендә күчмә утырышлар уздыра. Соңгы дәвердә андый утырышлар РФнең Екатеринбург, Ульянов, Саратов, Пермь, Тольятти, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм Белоруссия (Минск), Казакъстан Республикаларында, АКШта, Төркиядә уздырыла, аларда татар милләте яшәешенә һәм үсешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән карарлар кабул ителә. РФнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә 150 дән артык татар җәмгыяте һәм берләшмәсе эшли (2004). Башкарма Комитет рәисләре: И.Р.Таһиров (1992–2002), Р.З.Закиров (2002 –2020), Д.Ф.Шакиров (2022 елдан).
ТерентьеваИ.В., БеляковР.Ю., СафаровМ.Ф. Республика Татарстан: политические партии, движения, лидеры. К., 2001.
Автор — И.Р.Таһиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.