ТССР Югары Советның 1991 ел 7 февраль карары нигезендә оештырыла.

Җир мөнәсәбәтләре һәм җир ресурсларын куллану мәсьәләләре буенча көйләү, тармакара килештерү эшләрен башкара.

Гомуми, җир төзелеше һәм җирләрне яңадан бүлү, дәүләт җир кадастры һәм җир мониторингы, мәгълүмат һәм программа белән тәэмин итү, җирләрне куллану һәм саклауда дәүләт контроле, бухгалтерлык исәбе, хисап тоту һәм финанс тәэминаты бүлекләрен берләштерә.

Дәүләт комитеты системасына җир ресурслары һәм җир реформасы буенча 43 район һәм шәһәр комитеты, Республика җир-кадастр үзәге керә.

Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына (1994 елга кадәр РФ Хөкүмәте каршындагы шул юнәлештәге комитетка) буйсына.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына тапшырыла.

Рәисе — А.А.Ефремов (1991–2001 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов