Ачлыкның ике төре мәгълүм: күзгә күренеп торганы (абсолют ачлык) һәм яшерен (чагыштырмача ачлык, ачлы-туклы җан асрау, азык рационында яшәү өчен кирәкле компонентлар җитмәү).

Ачлык, аерым алганда, авыл хуҗалыгында җитештерүнең кискен кимүенә китергән төрле көтелмәгән бәла-казалар, гадәттән тыш табигать шартлары (су басулар, озакка сузылган корылык, циклоннар һ.б.), шулай ук сугышлар һәм башка вакыйгалар нәтиҗәсендә башланып китә.

Хроник ачлык нәтиҗәсендә башланган үлем-китемнең күләмен билгеләү кыен, чөнки ул еш кына үлем белән турыдан-туры бәйләнмәгән, әмма кешеләрнең күпләп авырып китүенә (организмның гомуми хәлсезләнүе, ябыгуы – кахексия, дистрофия, маразм һ.б.) китерә, читләтеп тәэсир итә. Аксым җитмәүдән аеруча балалар, бигрәк тә күкрәк сөте имгән чорда һәм гомеренең беренче елларында, шулай ук йөкле хатын-кызлар һәм бала имезүче аналар газап чигә.

Урта гасырларда

Безнең төбәктә ачлык турындагы беренче хәбәр XVI йөз ахыры – XVII йөз башындагы Болгавыр заман чорына карый.

Казан ханлыгын рус дәүләте яулап алганга кадәр төбәк халкы арасында ачлык булуы турында мәгълүматлар теркәлмәгән. Идел буе Болгар дәүләтенең 1229 елда Владимир-Суздаль кенәзлегендәге ачлыктан интегүче халыкка азык-төлек белән ярдәм итүе билгеле (Н.М.Карамзин мәгълүматларына караганда, аларга ашлык төялгән 30 кораб җибәрелә).

Яңа тарихта

XVIII–XIX йөзләрдә бөлдергеч нәтиҗәләргә китергән ачлык еллары булгалап торган. Аларның иң фаҗигалесе 1891–1892 еллардагы ачлык 1891 елның җәе явым-төшемсез килә, Казан губернасында крәстиян хуҗалыкларының күбесендә игеннәр уңмый. 1891 елда бөртекле төп культураларның уңышы дисәтинәгә уртача 10-11 пот тәшкил итә (арыш – 15,1; бодай – 10,2; солы – 10,1; арпа – 6,6 пот). 1891–1892 елларда губерна халкының 70 % тан артыгы ачлыктан интегә. Кешеләр алабута, кычыткан, имән чикләвеге, мүк әм башкалар белән тукланырга мәҗбүр була.

Өр-яңа тарихта

Табигатьтәге экологик тотрыксызлык иген уңмауга китерә. Ачлык вакытында үлем-китем фаҗигале төс ала. Казан губернасы һәм Татарстан җирендә мондый фаҗигаләр 1907, 1911, 1920, 1921–1922, 1922–1923, 1927–1928 елларда кабатлана.

1921–1922 елларда булган иң кискен азык-төлек кытлыгы вакытында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә туган кыенлыклар икътисади кризис белән туры килә. Төрле мәгълүматлар буенча, 1921–1924 елларда ачлыктан һәм авырулардан 400 меңнән 600 меңгә кадәр кешенең гомере өзелә (Ачлык (1921-22)).

Игеннәрнең уңмавы нәтиҗәсендә 1922 һәм 1923 елларда республика халкы азык-төлек кытлыгына дучар ителә. Бер кешегә елына уртача 3 пот чамасы (48 кг) икмәк туры килә. 1923 елның 1 февраленә Татарстанда 1 млн. тирәсе кеше, 1924 елның 1 мартына 0,5 млн. нан артык кеше ачлыктан интегә. ачлыктан үлү һәм шешенү очраклары була. 1921–1922 еллардагы ачлык нәтиҗәләре Татарстан халкы тормышында үзен озак еллар дәвамында сиздерә.

1920–1930 еллар башында уздырылган аграр үзгәртеп корулар – ирексезләп күмәкләштерү, кулаклар катлавын бетерү, авыл халкыннан ашлыкны тулысынча тартып алу, крәстиян хуҗалыклары өчен иген салымы кертелү аркасында Татарстанда азык-төлеккә мохтаҗлык кичерелә. Бу елларда илдә авырулар һәм ачлыктан үлүчеләрнең күп булуын совет хөкүмәте инкарь итәргә тырыша. Нәтиҗәдә, төрле мәгълүматларга караганда, бу елларда 100 меңнән алып 200 меңгә кадәр кеше һәлак була.

Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгындада җитештерүнең кискен кимүе азык-төлек товарларын сату күләменең кимүенә һәм төп азык-төлек продуктларына бәяләрнең үсүенә китерә. Халыкның күпчелеге азык-төлекне кыйммәт бәядән сатып ала алмый. Мондый хәл Татарстанда ачлыкның яшерен төрен китереп чыгара. Хөкүмәт тарафыннан вакытында тиешле чаралар күрелми, кылган гамәлләре дә халык ихтыяҗын канәгатьләндерми, шәһәрдә икмәкне карточкалар белән бүлү дә нәтиҗә бирми.

Казакъстанда чирәм җирләрне үзләштерү башлангач (1953–1954 еллар), авыл халкының ярдәмче хуҗалыклары өчен кертелгән төп салымнарны (ит, сөт, йон, йомырка һәм башка салымнар) гамәлдән чыгару (1953 ел) һәм колхозчылар хезмәтенә акчалата аванс түләү (1964 ел) нәтиҗәсендә республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү бераз яхшыра, ачлыкның яшерен төре (аксым җитмәү, авитаминоз, рахит һ.б.) беркадәр кими.

Кешеләр азык-төлек җитмәгәнгә генә түгел, сатып ала алмаганга да ачлык кичерәләр. 1980–1990 елларда республика халык хуҗалыгын реформалаштыру белән бәйле эшчәнлекнең кискен активлашуы икътисадка көчле инфляция басымы ясый, бу исә азык-төлеккә бәяләрнең күтәрелүенә китерә. Ачлы-туклы җан асрау күренешләре, кешеләрнең туклану рационында яшәү өчен мөһим компонентларның җитмәве сизелерлек төс ала. Тиешенчә тукланмау нәтиҗәсендә армиягә чакырыласы яшьләрнең бер өлеше РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү өчен яраксыз дип табыла. Ачлык Татарстан халкында үлем-китемнең югары дәрәҗәдә калуына сәбәп булып тора.

Автор – Р.В.Шәйдуллин