ТР Президенты М.Ш.Шәймиевнең «Тузган торакта яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту һәм тузган торак кварталларын реконструкцияләү чаралары турында»гы Указы белән 1995 елның октябрендә кабул ителә. 1996–2004 елларга исәпләнә һәм 46,75 мең гаиләне бөтен уңайлыклары булган торакларга күчерүне күздә тота. Программаны 1995 елда ТР Президенты каршында төзелгән Дәүләт торак фонды тормышка ашыра.

Беренче тапкыр буларак финанслауның төп чыганагы сыйфатында бюджеттан тыш акчалар — республика предприятиеләре кеременең 1% ы җәлеп ителә. Шактый суммаларны «Татнефть» (1 млрд сум), «Түбәнкаманефтехим» (300 млн), «Татэнерго» (171 млн), «Түбәнкамашин» (99 млн), «Казаноргсинтез» (84 млн сум) АҖләре күчерә. Тузган торакны бетерү программасын тормышка ашыру барышында торак төзелеше фондына 20,3 млрд сум акча керә; инвестицияләр 18,8 млрд сум тәшкил итә. 52,8 мең фатир төзелә, шуның 42,6 меңе тузган торакта яшәүче гаиләләрне күчерү өчен бушлай бирелә.

Моннан тыш, инженерлык-коммуникация корылмалары үстерелә, социаль һәм мәдәни-көнкүреш объектлары: мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар һ.б. төзелә. 1996–2004 елларда файдалануга тапшырылган күп фатирлы йортларның гомуми мәйданында дәүләт торак фондының өлеше 30% артыграк була. Төзелеш, кагыйдә буларак, квартал саен планлаштырыла. Казанда 2 яңа — Азино һәм Яңа Савин эре торак массивлары калкып чыга. Тузган торакны бетерү нәтиҗәсендә тулаем республика буенча торак фондының тузу дәрәҗәсе 60% тан 40% ка кадәр кими, бу исә торак фондын карап тотуга, агымдагы һәм капиталь ремонт өчен бюджет акчасына ихтыяҗны сизелерлек киметә, торак-коммуналь хуҗалык реформасы үткәрү перспективасын ача.

Тузган торакны бетерү программасын уңышлы тормышка ашыру торак төзелешен алга таба үстерүгә һәм республикада яңа проект — социаль ипотеканы тормышка ашыруга нигез була. 2005 елдан республикада торак төзелешен үстерү программасы тормышка ашырыла, Социаль ипотека программасы — яшь гаиләләргә һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә торак сатып алуны финанслаганда өстәмә ташламалар ясау — шуның бер өлешен тәшкил итә. «Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме турында» ТР Законы кабул ителгәннән соң, 2005 елда финанслауның гомуми күләме 145 млн сум тәшкил итте.

Социаль ипотека программасы 2019 га кадәр исәпләнгән; программаның планлаштырылган инвестицияләр күләме — 244519 млн сум (2004 елгы бәяләрдә). Республика хөкүмәте тарафыннан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны исәпкә алу, торак бирү тәртипләрен билгеләүче норматив актлар расланган.

Автор – Ф.С.Зыятдинов