Эчтәлек

Гомер озынлыгының аеруча киң кулланыла торган күрсәткече киләчәк гомернең уртача озынлыгы яки көтелгән гомер озынлыгы (бу вакытта үлем хәзерге дәрәҗәгә тигез була дип исәпләнә). Көтелгән гомер озынлыгы теге яки бу буынның озак вакыт дәвам иткән тормыш шартлары белән бәйле. XIX һәм XX йөз чикләрендә Россиядә халыкның көтелгән гомер озынлыгы ир-атлар өчен – 31 һәм хатын-кызлар өчен 33 яшь тәшкил итә. Бу күрсәткечнең кискен үсүе 1950 елларда башлана һәм 1960 еллар уртасына кадәр дәвам итә. Моның сәбәбе – бала вакытта йогышлы авырулардан үлү очракларының кимүе. 1970 елларда ир-атларның көтелгән гомер озынлыгы кими, хатын-кызларның якынча бер дәрәҗәдә тирбәлә. 1980 еллар уртасында (алкогольгә каршы кампания үткәрү чорында) үлем-китемнең кыска вакытка кимүе һәм көтелгән гомер озынлыгы ның үсүе күзәтелә (1987 елда ир-атларның – 64,9, хатын-кызларның – 74,3 яшь). 1990 елда Татарстан халкының көтелгән гомер озынлыгы 70,9 яшь тәшкил итә (ир-атларның – 65,1, хатын-кызларның 76 яшь). Аннан соң бу күрсәткеч акрынлап, ә 1993 елдан кинәт төшә. 1994–1995 елларда көтелгән гомер озынлыгы 66,7 яшькә кадәр кими (ир-атларның – 60, хатын-кызларның 74 яшьтән аз). Көтелгән uомер озынлыгының кимүе өлешчә алкогольгә каршы чараларның гамәлдән чыгарылуы белән аңлатыла. 1996–1998 елларда уңай якка кыска вакытлы үзгәреш булып ала һәм 2000 еллар башында ТР халкының көтелгән гомер озынлыгы күрсәткече 67,6 яшь тирәсе була. Көтелгән гомер озынлыгы 2006 елда 69 яшь, шул исәптән ир-атларныкы – 62,7, хатын-кызларныкы 75,6 яшь. Иҗтимагый-демографик төркемнәр буенча көтелгән гомер озынлыгында шактый аерымлыклар бар. Гомер озынлыгы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бик зур аерма күзәтелә. Бу аерма шәһәр халкында 1990 елдан 2006 елга кадәр 10,4 яшьтән 12,5 яшькә кадәр арта; авыл халкында тиңдәш рәвештә 12,4 тән 14,1 яшькә кадәр. Шәһәрдә яшәүче ир-атларның гомер озынлыгы авылдагыларга караганда зуррак, хатын-кызларның – якынча бертигез.

Көтелгән гомер озынлыгы җәмгыятьнең социаль һәм гуманитар үсешендә төп критерийларның берсе буларак карала. Дөньядагы илләр буенча көтелгән гомер озынлыгы турында мәгълүмат БМОның еллык Демографик басмасында басыла. Көтелгән гомер озынлыгы кешеләр потенциалы үсеше индексын төзү өчен кирәкле 3 критерийның (белем дәрәҗәсе һәм эчке тулай продукт күләме) берсе буларак кулланыла.

Әдәбият  

Социальная энциклопедия. М., 2000;

Численность, состав и движение населения в Республике Татарстан в 2005 году: Стат. сб. К., 2006.

Автор — Ф.Г.Борһанов