Эчтәлек

Татарстан һәм Башкортстан АССРлардан читтә эшчәнлек алып барган татар-башкорт секцияләренең эшен координацияләү өчен Бөтенроссия татар-башкорт коммунистларының беренче конференциясе карары белән 1922 елның мартында Мәскәүдә оештырыла.

РКП(б) ҮКның агитация-пропаганда бүлеге карамагында була. Составы әледән-әле үзгәреп тора. Әгъзалары: М.Дәүләтшин, Ш.Ибраһимов, Ш.Измайлов, М.Солтангалиев, М.Таһиров; 1923 елда Бюро составына С.Атнагулов, Ф.Әхмәтов, М.Парсин, Ш.Сакаев һ.б. кертелә.

Төп максатлары: милли-буржуаз идеологиягә каршы көрәшү, хезмәт ияләрен мөселман дин әһелләре йогынтысыннан арындыру, пролетар интернационализм рухында тәрбияләү, татарлар белән башкортларны Коммунистлар партиясе һәм Совет хакимияте тирәсенә туплау. Үзәк Бюро татар һәм башкорт хезмәт ияләре арасында эшләү өчен милли кадрлар әзерли, туган телдә марксизм-ленинизм рухында сәяси аңлату эшләре алып бара; партия куйган бурычлардан чыгып, өлкә, губерна, өяз татар-башкорт бюро һәм секцияләре эшенә җитәкчелек итә. Мәгариф халык комиссариаты һәм Һөнәри белем бирү баш идарәсенең аз санлы халыклар Советы татар-башкорт бюросы эшчәнлегенә юнәлеш бирә. Татарстан һәм Башкортстаннан читтә яшәүче татар һәм башкортлар арасында халык мәгарифен һәм мәдәни-агарту эшләрен камилләштерү буенча РКП(б) ҮКна тәкъдимнәр кертә.

«Эшче», «Игенчеләр», «Кызыл дәфтәр» газеталарын нәшер итә.

1930 елда эшчәнлеге туктатыла.

Әдәбият      

Первая Всероссийская конференция коммунистов татаро-башкир, не вошедших в автономные республики тюркских народов. М., 1922;

Шафигуллин Н. Татаро-башкирские секции партийных комитетов в восстановительный период (1921–1926 гг.): Дис.... К., 1972.