ТАССР ЮС Президиумының 1940 ел 1 февраль Указы белән ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы буларак булдырыла. ТР ЮСның 1992 ел 7 февраль карары белән ТРның Мактау грамотасы итеп үзгәртелә.

ТР Президенты (1992 елга кадәр — ТАССР,ТССР Югары Советы Президиумы) тарафыннан җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге югары күрсәткечләр, күрсәтелгән хезмәт һәм җитештерелгән продукциянең сыйфатын яхшырту, җитештерү, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, сәнгать һәм әдәбият, физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән казанышлар, дәүләти, икътисади, социаль һәм мәдәни төзелештәге уңышлар, хокук тәртибе, халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгытудагы хезмәтләр өчен бирелә.

ТРның 2011 ел 10 октябрь Законы белән гамәлдән чыгарыла. 2008 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасының Мактау грамотасына 401 коллектив, 7654 кеше лаек була.