- РУС
- ТАТ
шәкертләрнең яшерен сәяси оешмасы
1904 ел ахырында Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә оеша, тиз арада шәкертләрнең киң хәрәкәтенә әверелә.
Максатлары: бердәм программа нигезендә мәдрәсәдә укыту системасын үзгәртеп кору, укытыла торган дөньяви фәннәрне күбәйтү, яңа тикшеренүләр нигезендә илаһият фәнен укытуны яңарту, мәгариф системасын демократияләштерү. Эшен Россия социал-демократик партиясе йогынтысында алып бара.
Үзәге Казанда була. Җитәкчесе – Ф.Әмирхан. Әгъзалары – Р.Алуши (Ибраһимов), И.Әмирханов, Х.Әбелханов, В.Бәхтияров, Н.Мамин, Габдрахман һәм Гарифҗан Мостафиннар, М.Укмаси, К.Патый. Филиаллары Касыйм, Оренбург, Троицк, Уфа, Чистай һ.б. шәһәрләрдә барлыкка килә. Оешма әгъзалары 1905–1907 еллардагы революциядә актив катнашалар: 1905 елның октябрендә Казанда полицияне коралсызландыралар, халык милициясе оештыралар. 1906 елның 27 февралендә Казанда шәкертләр забастовкасын оештыралар, анда 1,5 меңләп кеше катнаша. «әл-Ислах» башлангычында 2 яшерен Бөтенроссия татар шәкертләре съезды чакырыла (1906 елның 10–15 мае, 1907 елның 1–6 мае).
1907 елның 2 нче яртысында «әл-Ислах» оешмасы яшәүдән туктый, иң актив әгъзалары шул ук исемдәге газета тирәсендә тупланалар.
Фахрутдинов Р.Р. Татарский либерализм в конце XIX - начале XX века (очерки политической истории). К., 1998.
Автор — Р.Г.Әмирханов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.