Биографиясе

1845 ел, Уфа губернасы Емашовка авылы — 1898 елның 11 сентябре, Истанбул шәһәре.

Уфа руханилар семинариясен, Казан руханилар академиясен тәмамлый (1870).

1870 елда Самара руханилар семинариясендә укыта.

1871 елдан Казан руханилар академиясенең литургика һәм чиркәү археологиясе кафедрасында эшли (бүленеп, 1881–1882 елларда Италиядә фәнни командировкада була), профессор (1884).

1889 елда Новороссия университетында (Одесса шәһәре) чиркәү тарихы профессоры.

Хезмәтләре XVIII–XIX йөзләрдә татарлар һәм Кавказдагы төрки халыклар арасындагы миссионерлык эше тарихына карый.

Соловки китапханәсенең Казан руханилар академиясендә сакланучы литургик һәм кануни эчтәлектәге кулъязмаларын өйрәнә.

Әдәбият  

Западные миссии против татар-язычников и, особенно, против татар-магометан. К., 1872;

О древней христианской архитектуре // Православный собеседник. 1874. Ч. 2–3; Древнехристианские усыпальницы в Риме и значение сделанных в них открытий для богословской науки. К., 1883;

К истории православного богослужения: По поводу некоторых церковных служб и обрядов, ныне употребляющихся... К., 1889.

Әдәбият  

Бердников И.С. Памяти профессора Николая Фомича Красносельцева // Православный собеседник. 1898. Ч. 2.

Автор — Е.В.Липаков