1933 елның май аенда гражданлык һәм хәрби авиация өчен белгечләр әзерләү максатында ОСОАВИАХИМ карары белән Казанда оештырыла. 1964 елдан ДОСААФның укыту-авиация үзәге, 1992 елдан «Татарстан Республикасы Милли аэроклубы» дәүләт предприятиесе. 2002 елдан Татарстан Республикасының РОСТО үзәк аэроклубы.

Аэроклубны оештыручылар: Б.М.Бикиев, Н.Е.Брусков, А.С.Будрин, М.Н.Вальков, А.Л.Кармин, А.У.Кузьмин, У.Х.Мостафин, А.Н.Павлов (Аэроклубның беренче җитәкчесе), С.Ф.Сәләхов һ.б. Базасы: туфраклы очу кыры булган «Коркачык» аэродромы (Биектау районы) авиатехника паркы (Ан-2, Ил-103, Як-52, Л-29, Ми-2).

Татарстанда беренче тапкыр самолеттан парашют белән сикерү 1934 елның 12 июнендә Казанда башкарыла. Парашют спорты үсешенең башлангыч чорында А.С.Будрин, Задубровская (парашют белән сикерүче беренче хатын-кыз), К.Кайтанов, Г.И.Суховерков, Харламов һ.б. инструкторлар эшли. 1935 елда 9 кешедән торган 1 нче очучылар төркеме чыгарыла. Алар арасында татарлардан беренче очучы хатын-кыз Сания Яруллина була.

Бөек Ватан сугышына кадәр аэроклуб һәм аның филиаллары (Чистай шәһәре һәм Казан авиация институты каршында) 400 дән артык очучы, 120 очучы-инструктор, 240 планерчы, 1500 парашютчы-спортчы, 116 авиамодельче әзерли.

Казан аэроклубын тәмамлаучылар арасында Советлар Союзы Геройлары М.П.Девятаев, А.С.Калашников, Б.М.Васильев, К.В.Новосёлов, Г.Р.Павлов, Л.М.Соколов, Б.С.Чекин, Н.Н.Аржанов, Г.К.Мосолов, П.М.Никифоров һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н.Г.Столяров; СССР, Россия һәм дөнья чемпионнары-рекордчылары: В.Матасов, Р.Мортазин, А.Поляков, А.Бакулин, С.Зайцев, В.Лягин, Т.Пересекина, Ю.Левчик (авиация спорты), М. Алексеева, А.Гудина, Л.Мельников, Х.Йосыпов (парашют спорты), Л.Алдошин (авиамодель спорты) бар.

1992 елдан Аэроклуб эшчәнлегенең төп төрләре: һәвәскәр очучылар, парашютчылар, дельтапланчылар әзерләү һәм аларның чыгышларын оештыру, шулай ук һавадан газүткәргеч торбаларны күзәтү, авиация ярдәмендә химик эшләр башкару.