Эчтәлек

Балык Бистәсе районы Рус, Кече һәм Олы Әшнәк авыллары янында Әшнәк елгасының (Каманың уң кушылдыгы) түбәнге агымында урнашкан.

Әшнәк комплексы истәлекләрен өйрәнү XIX йөздән алып барыла: 1948 елда — Һ.В. Йосыпов, 1967 елда — Р.С.Габәшев, Е.П.Казаков һ.б. тарафыннан тикшеренүләр үткәрелә.

Неолит һәм бронза чорының 5 торулыгын, Идел буе Болгары, Алтын Урда чорларына караган 3 авыллыкны, кабер ташлары булган каберлекне һ.б. истәлекләрне үз эченә ала. Торулыкларда керәч һәм андроноид рәвешле чакматашлы кирәк-яраклар калдыклары (якынча б.э.к. XIV-XIII йөзләр) табылган.

Олы Әшнәк авылында урнашкан зиратта ике кабер ташы сакланган, аларның берсендә куфи язуы бар (1320 ел).

Әшнәк комплексының кайбер табылдыклары В.И.Заусайлов коллекциясендә урын алган.

Әдәбият  

Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981;

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. К., 1987.