Чаллы каберлегендә табылган керәч савытлар

Төп террасадагы борыннарның берсендә, хәзер Чаллы шәһәренең көнбатыш өлешендә (тимер юл вокзалы тирәсендә) урнашкан буралы курган культурасы зираты.

1958 елда Е.П. Казаков тарафыннан 5 корбан китерү чокыры һәм 8 кабер өйрәнелә.

Мәрхүмнәр баш ягы белән төньякка юнәлтелеп җирләнгән. Терсәктән бөгелеп, чуклары белән баш сөягенең бит өлеше алдына куелган куллар янында тараксыман һәм уеп ясалган бизәкле яссы төпле чүлмәкләр табыла.

Чаллы каберлеге — буралы курган культурасының төньяк (Кама) вариантына хас истәлек.

Әдәбият          

Казаков Е.П. Набережно-Челнинский могильник // Отчеты НижнеКамской археологической экспедиции. М., 1972. Вып. 1.

Автор — Е.П.Казаков