Эчтәлек

1971–1976 елларда Е.П.Казаков тарафыннан өйрәнелә. XII–XV йөзләргә караган 100 мөселман кабере тикшерелә, алар 2 төркемгә бүленә.

Беренче төркемдә (әүвәлге чор) мәетләрнең башы көньяккарак борылган хәлдә көнбатышка каратып күмелгән, мәҗүсилек йоласы элементлары (утка табыну) сакланган. Кайбер каберләрдә мәеткә кидерелгән битлек кисәкләре, үрелмә бизәкләр төшерелгән савыт-саба, бизәнү әйберләре, Үзбәк хан чоры акчалары һ.б. табыла.

Икенче төркемдә (соңрак чор) мәетләрнең башы төньяккарак борылган хәлдә көнбатышка каратып күмелгән. Кабердә әйберләр табылмый.

Кайбер тикшеренүчеләр фаразынча, беренче төркемгә кертелгән каберләр Көньяк Уралдагы ислам динен кабул иткән һәм, ассимиляцияләнеп, Идел-Урал тирәләрендә яшәгән төрки халыклар составына кергән угыр кабиләләренә карый дип санала.

Әдәбият

Казаков Е.П. Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии. М., 1977.

Археологические памятники Восточного Закамья. Казань, 1989. №638.

Авторы – Е.П.Казаков