Беренче тапкыр 1925 елда В.Ф.Смолин тарафыннан тасвирлана, атамасы Чуаш Республикасы Абашево авылы янында табылган борынгы каберлеккә бәйле рәвештә бирелә.

Өйрәнү

1950–1970 елларда Абашево культурасы истәлекләре К.В.Сальников, Н.Я.Мерперт, А.Д.Пряхин, А.Х. Халиков һ.б. тарафыннан өйрәнелә. Алар Абашево культурасының берничә җирле төрен – Баланбаш (Урал), Дон-Идел, Урта Идел һ.б. бүлеп чыгаралар.

Үзенчәлекләре

Абашево культурасы халкы Һинд-Европа (Һинд-Иран) тел берлеге кабиләләренә карый дип фараз ителә. Халкы нигездә терлек асрау, аучылык, балык тоту белән шөгыльләнгән, игенчелек ярдәмче роль уйнаган. Алар бронза коя белгән (бронза балталар, сөңге очлыклары, хәнҗәр, пычак, урак, бизәнү әйберләре һ.б. табыла), арбалардан файдаланган.

Абашево культурасына балчыктан ясалган түгәрәк һәм яссы төпле, кыңгырау һәм банка рәвешендәге, тарак теше эзе сыман һәм сырлар төшерелгән бизәкле савыт-сабалар хас.

Абашево культурасы кабиләләре бер рәт булып төзелгән киң һәм озын агач торакларда яшәгән. Мәетләр чокырларга күмелгән, каберләр өстенә курганнар өелгән. Башы белән көнчыгышка каратып салынган мәетләрнең баш очына савытлар куелган.

Татарстанда Абашево культурасы истәлекләре

Татарстан территориясендә Абашево культурасы истәлекләре Яшел Үзән районының Бәчек, Карашәм, Югары Ослан районының Йолдыз, Актаныш районының Такталачык авыллары янында табыла.

Әдәбият

Халиков А.Х. Памятники абашевской культуры в Марийской АССР // Материалы и исследования по археологии СССР. 1961. № 97.

Сальников К.В. Очерки древней истории Южного Урала. М., 1967.

Пряхин А.Д. Абашевская культура в Подонье. Воронеж, 1971.

Казаков Е.П. Памятники черкаскульской культуры в восточных районах Татарии // Советская археология. 1979. № 1.

Автор – Е.П.Казаков