Татарстан Республикасының хәзерге Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан була.

1930 елдан Зөя районы Бишбатман авыл советы составында. Халык саны – 379 кеше (1930 ел, руслар), 344 кеше (1939 ел, руслар).

1955–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, халкы Яшел Үзән районының Бишбатман авылына күчерелә. Белешмә басмаларда 1956 елдан соң телгә алынмый.