Татарстан Республикасының хәзерге Баулы районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән 14 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Бөгелмә районы Яңа Троицкий авыл советы, 1935 елдан – Ютазы районы Киров авыл советы, 1963 елдан – Бөгелмә районы Ютазы авыл советы, 1966 елдан Баулы районы Ютазы авыл советы составында.

Халык саны – 60 кеше (1930 ел, руслар), 185 кеше (1939 ел, руслар), 88 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.