Татарстан Республикасының хәзерге Спас районы территориясендә урнашкан була.

1930 елдан – Спас районы Новославка авыл советы составында. Халык саны – 175 кеше (1930 ел, руслар).

1955–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, халкы Спас районының Болгар шәһәренә, Кызыл Бистә авылына күчерелә.