Татарстан Республикасының хәзерге Менделеевск районы территориясендә, Сюгинская тимер юл станциясеннән – 66 км, Ижевский Источник (Иж Чишмәсе) пристаненнан 2 км ераклыкта урнашкан була.

1935 елдан – Бондюг районы Ижевка авыл советы, 1963 елдан Алабуга районы Татар Әхтиялы авыл советы составында. Халык саны – 246 кеше (1930 ел, руслар), 111 кеше (1939 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.