Татарстан Республикасының хәзерге Азнакай районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 86 км, Чаллы пристаненнан 92 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Тымытык районы, 1931 елдан – Азнакай районы Чалпы авыл советы, 1935 елдан – Тымытык районы Камышлы авыл советы, 1963 елдан – Әлмәт районы, 1965 елдан Азнакай районы Чалпы авыл советы составында. Халык саны – 175 кеше (1930 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1960 еллар ахырыннан телгә алынмый.