«Яшь энциклопедист» конкурсы Россия Федерациясендә Гаилә елы һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан оештырылды.

Конкурста республикабызның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән, Россия Федерациясе төбәкләреннән 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 30 дан артык эш килде, шуларның алтысы җиңүчеләр санына керде.

Шулай итеп, «Иң яхшы иллюстратив материал» номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Матросов Демид Викторович, Чаллы шәһәре 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы;

2 урын – Фазуллина Сафия Илшат кызы, Татарстан Республикасы Бөгелмә районы Карабаш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы;

3 урын – Сабирова Ясминә Рөстәм кызы, Казан шәһәре 19 нчы гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы.

«Иң яхшы язма материал» номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын – Матросова Дарьяна Викторовна, Чаллы шәһәре 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы;

2 урын – Габдрахманов Әмир Илфар улы, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Югары Тимерлек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

3 урын – Хөсәенов Данис Нур улы, Оренбург шәһәре «Хөсәения» мәдрәсәсе укучысы.

Конкурста катнашучы дүрт укучы «Жюри призы» махсус дипломына лаек булды:

Бадыгин Азамат Рафаэль улы, Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы;

Кәримова Ландыш Фәнис кызы, Татарстан Республикасы Нурлат шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

Садыйкова Камилә Рамил кызы, Казан шәһәре 19 нчы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы;

Сатдаров Самат Илшат улы, Чистай районы Иске Роман урта махсус белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырабыз.

Тантана 5 декабрьдә 13.00 сәгатьтә ТР ФАнең М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының конференц-залында узачак.