Торак хуҗалыгына үз тирәсендәге җир участоклары һәм социаль инфраструктура объектлары, кешенең яшәве өчен тиешле дәрәҗәдәге уңайлыклар тәэмин итә торган инженерлык корылмалары белән бергә торак фонды һәм бу фондка хезмәт күрсәтүче структуралар керә.

Икътисадны реформалаштыру елларында Татарстанда торак фондының структурасы нык үзгәрә. 2014 елның 1 гыйнварына торак фондының гомуми мәйданы 92826,0 мең м², биредә муниципаль милекне һәм ведомстволарга караган торакны да кертеп, дәүләт милке мәйданы — 9%, шәхси торак йортлар һәм хосусыйлаштырылган фатирларны кертеп, гражданнарның хосусый милке мәйданы — 91%,0, башка төр милек мәйданы — 1,0%.

2014 елның 1 гыйнварына республикада яшәүче бер кешегә 24,4 м² торак мәйданы туры килә, шул исәптән авылларда — 27,6 м², шәһәрләрдә — 23,1 м².

Татарстан Республикасында ел саен кеше башына 0,62 м² яңа торак сафка кертелә.

1995 елда Татарстан Республикасында Президентының «Тузган торак фондында яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту чаралары һәм тузган торак кварталларына реконструкция турында» Указы кабул ителә. Аның нигезендә 4,9 мең (шул исәптән Казанда 3519) гаилә өчен барлык уңайлыклары булган 1763 торак йорт төзелә. Әлеге дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында Татарстанда беренче тапкыр аны финанслау өчен бюджеттан тыш чыганаклар файдаланыла.

Татарстан Республикасында тузган торакны бетерү программасын тормышка ашыруда тупланган тәҗрибә һәм уңышлар нәтиҗәсендә республикада социаль ипотеканы кредитлау программасын гамәлгә кертү һәм торак төзелешен алга таба үстерү өчен кирәкле нигез булдырыла. Барлык торак фондының төрле уңайлыклар белән тәэмин ителеше: электр белән — 100%, газ челтәреннән бирелә торган газ — 90,5%, электр плитәләре — 8,2%, үзәкләштерелгән җылылык — 68,7%, суүткәргечләр — 87,7% (шәһәрләрдә — 96,3%, авылларда — 64,8%), җылы су — 73,7% (шул исәптән үзәкләштерелгән тәэмин ителеш — 52,1%), ванналар (душ) белән — 71,7% (шәһәрләрдә — 88,9%, авылларда — 25,7%).

Индивидуаль торак фондыннан файдалану тулысынча диярлек (янәшә территорияяләрне төзекләндерүдән тыш) гомумиләштерелгән торак фонды хуҗалары — фатир хуҗалары һәм аны вакытлыча файдалануга алучылар исәбенә һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана. Гомумиләштерелгән торак фонд өчен торак-коммуналь хезмәт күрсәтүгә дотацияләр бу хезмәтнең төрләре һәм аның уңайлылык дәрәҗәсенә карап бүленә.

Хосусый торак фондын файдалануны милек хуҗалары идарә итә. 2003 ел ел башыннан күп фатирлы торак йортлар белән идарә итү һәм аларга хезмәт күрсәтү вазифалары бүленә. Барлык юнәлешләр буенча муниципаль һәм хосусый оешмалар эшчәнлек алып бара. Капиталь ремонт конкурс нигезендә башкарыла.

Торак хуҗалыгы белән гомуми идарә эшен Татарстан Республикасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алып бара.

Шулай ук кара Шәһәр төзелеше, Торак реформасы.

Авторлар – Л.С.Вәлиев, Р.И.Хөсәенов