- РУС
- ТАТ
милек формаларына, торакка хуҗа булу һәм файдалану, шулай ук торак фондын тоту, хезмәт күрсәтү формаларына яңалыклар кертү
1990 елларга кадәр торак-коммуналь хуҗалык икътисад өлкәсенә түгел, социаль секторга карый, тулысынча дәүләт контролендә була һәм нәтиҗәлелеге түбән булу белән аерылып тора. Торак өлкәсендәге кризис зур масштабта реформа үткәрү кирәклеген күрсәтә.
1990 еллар ахырына торак реформасы Россиядә дәүләтнең социаль һәм икътисади сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсенә әверелә. Республикада аңа Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль торак фондын хосусыйлаштыру принципларын билгеләгән «Татарстан Республикасында торак фондын хосусыйлаштыру турында» гы 1993 ел 15 июль Законы нигез була.
1990 елларга кадәр Татарстан Республикасындагы торак фондының 66,4% ы (шәһәрләрдә 83,7%, авыл җирләрендә 25,3%) дәүләт һәм муниципалитетлар карамагында була.
Торак төзелешендә бюджет өлеше 80% чамасы тәшкил итә. Торак реформасы нәтиҗәсендә 2001 ел башына торак фондының 70% ы гражданнарның шәхси милке булып санала. Торак төзелешен финанслауда тамырдан үзгәрешләр була: бюджет өлеше 12% ка кадәр кыскара. Төзелешне стимуллаштыру һәм халыкка хосусый торак алуда ярдәм итү өчен хәзер төрле чаралар кулланыла: авыл хуҗалыгы продуктлары белән түләү аркылы авылда торак төзелешенә озак сроклы кредит бирү фондын булдыру; аерым категория гражданнарга торак төзү һәм торак алу өчен түләүсез субсидияләр бирү; торак сертификатлары, заёмнар чыгару; озак сроклы ипотека һәм башка чаралар күрелә. Торак базары барлыкка килә.
Торак реформасы барышында торак фонды структурасындагы үзгәрешләр һәм шуңа бәйле рәвештә җәмәгатьчелек аңының үзгәрүе икенчел торак базарындагы сату-алулар күләменең артуына китерә.
Хокукый базасын камилләштерү, торак фондын идарә итү һәм аңа хезмәт күрсәтүне конкурс нигезенә күчерү торак реформасының иң мөһим мәсьәләләре булып тора.
Шулай ук кара Шәһәр төзелеше, Торак хуҗалыгы.
Закон РТ «О приватизации жилищного фонда в Республике Татарстан» от 15.07.1993. № 1936-XII // Советская Татария. 1993. 7 авг.;
Республика Татарстан 1920–2000: Статистический сборник. Казань, 2001.
Автор – А.М.Туфитуллов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.