Эчтәлек

Эшләүчеләр саны – 1000ләп кеше (2010 ел). Зәй шәһәре янында Дала Зәе елгасы буенда төзелгән.

1956 елда төзелә башлый. 1 нче энергия блогы – 1963 елда, 12 нчесе 1972 елда файдалануга тапшырыла. Гомуми егәрлеге – 2200 МВт. Техник ихтыяҗлар өчен суыткыч буасы булган гидроузел төзелә (1962 ел). Ягулык өчен газ һәм мазут кулланыла.

Предприятиенең төп өлешләре: ягулык цехы, 2 казан-турбиналар цехы, электр цехы, гидрокорылмалар, тышкы һәм җир асты коммуникацияләре, үзәкләштерелгән ремонт, технологик процесслар белән автоматлаштырылган идарә итү цехы, химик цех.

ГРЭС РФнең Бердәм энергетика системасының тулы хокуклы өлеше, бүлекчәсе хокукында «Татэнерго» АҖ системасына керә.

Эшләп чыгарылган электр энергиясе 110, 220, 500 кВ көчәнеш белән тапшыру линияләре буенча җибәрелә. Файдалануга тапшырылганнан соң, 1990 елда – 17, 1996 елда – 6,7, 2002 елда – 16, 2009 елда – 8, барлыгы 537 млрд кВт·сәгәтенә электр энергиясе эшләп чыгарылган.

ГРЭС – шәһәр барлыкка китерүче предприятие. Алдынгы хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә, шул исәптән мактаулы исемнәргә лаек була: Россия Федерациясенең атказанган энергетигы – 22, Татарстан Республикасының атказанган энергетигы – 34, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре – 1; 1 кеше – Ленин ордены, 4 кеше – Октябрь Революциясе, 12 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы, 1 кеше – Халыклар дуслыгы, 17 кеше – «Почёт билгесе», 11 кеше – 1, 2, 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» орденнары, 1018 кеше медальләр белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре – В.И.Бутин (1956–1960 еллар), Н.А.Баныкин (1960–1978 еллар), Н.А.Бутряков (1979–1988 еллар), В.И.Шишкин (1988–1991 еллар), В.В.Будилкин (1991-2001 еллар), Ю.В.Кожарин (2001–2006 еллар), Р.З.Гыйззәтуллин (2006–2010 еллар), Ә.М.Хаҗиев (2010 елдан).

Әдәбият

Заинская энциклопедия. Казань, 1994.

Авторы – Н.А.Баныкин, Г.Я.Мәүлетова