Төрле типтагы (үзйөрешле һәм үзйөрешсез) һәм төрле максатта файдаланылучы (транспорт, техник, ярдәмче) судноларны һәм йөк күчерүләрне, судноларга техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итүче порт-пристань хуҗалыгын үз эченә ала.

Сезон ягыннан чикле булуга карамастан, елга буйлап күчерүләрнең өстенлекләре дә бар: аларның үзкыйммәте тимер юллардан 30% ка, автомобиль юлларыннан 3-5 тапкырга арзангаракка төшә; аларны оештыру чыгымнары тимер юл салуга киткән чыгымнардан 8-10 тапкырга азрак.

Татарстанда суднолар йөри алырлык юллар 17 административ район территориясе аша Идел, Кама, Вятка һәм Агыйдел елгалары буйлап 1056 км га сузыла (2008 ел). Навигация, гадәттә, апрель ахырыннан ноябрь башына кадәр дәвам итә.

Татарстанда үсеше

Күп тармаклы елга челтәре булганлыктан, төбәк территориясендә елга транспорты иң борынгы заманнардан бирле кулланыла. Сәүдә багланышлары киңәю нәтиҗәсендә ул аеруча актив үсеш ала. X йөздә болгар сәүдәгәрләре төрле типтагы, шул исәптән йөкләр ташучы зур судноларда Европа һәм Азия арасындагы мөһим сәүдә юллары булып исәпләнгән Идел һәм Кама елгалары буйлап йөзәләр.

Төбәкне Рус дәүләтенә кушканнан соң елгаларда, җирле суднолар белән беррәттән, Югары Идел төбәге, Нократ, Пермь, Әстерхан каеклары йөри башлый, алар тоз, балык һ.б. товарлар ташый. Судноларны юлбасарлардан саклау өчен Казанда коралландырылган «ясаул каеклары» флотилиясе оештырыла.

Казан тирәсендә Елантау монастыре янында эре пристань эшли; килеп туктаган корабльләрдән аның файдасына «мыт» җыела; монастырь шулай ук эре суднолар биләүче дә була. Аерым судноларның йөк күтәрүчәнлеге 650 т га җитә.

Парсыз эшләүче судночылык үсеше XIX йөзнең беренче яртысына туры килә. Судночылык промыселында, нигездә, якын-тирә авылларда яшәүчеләр эшли. мәсәлән, Зөя өязе Югары һәм Түбән Ослан авыллары крәстияннәренең күпчелеге җәй көне лоцман, койрыкчы, сал агызучы булып Иделдә, Вятка губернасы Алабуга өязе Котловка авылыныкылар исә – Камада күчерү эшләрен тәэмин итәләр, кышын суднолар төзиләр һәм ремонтлыйлар.

Судноларда махсус хәзерлек таләп итми торган эшләрне, шул исәптән судноларны күчерүне бурлаклар башкара, 1854 елда алар арасында Иделдә 2,5 мең татар исәпләнә. Бу чорда 50 гә якын типтагы суднодан йөк күтәрүчәнлеге 1 мең т га кадәр булган расшивлар аеруча киң таралыш ала.

XVIII йөздә шулай ук атлы-машиналы суднолар да барлыкка килә. Казан пристаньнары Иделдә суднолар әйләнеше буенча икенче урында тора, биредә ел саен 500 дән артык суднога йөк төялә һәм бушатыла. 1843 елда Казан аралашу юллары округы үзәгенә әверелә.

Елга транспорты үсешендә сикереш пар двигателе һәм металл корпуслар барлыкка килгәннән соң ясала, бу елга флотының тизлеген һәм йөк күтәрүчәнлеген шактый арттыра. Пароходларның Кама һәм Идел буйлап Пермьнән Казанга кадәр беренче рейсы 1817 елда гамәлгә аша.

1840 еллардан башлап төбәк территориясендә «По Волге», «Кавказ вә Меркурий», «Самолёт», «Кама», «Крестьянин», «Русь» һ.б. акционерлык пароход компанияләре үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрә. 1860 елларга пар көче белән тарту мускул көче белән тартуны тулысынча кысрыклап чыгара.

Казан пристаньнарында хезмәт күрсәтелә торган судноларның саны 1898–1908 елларда 3054 тән 6528 берәмлеккә җитә. Казан губернасы пристаньнарыннан җибәрелгән йөкләр арасында икмәк, металлар, агач һәм агач эшләнмәләр өстенлек итә. 1874–1913 елларда Казан губернасы пристаньнарыннан йөк җибәрү 344,5 меңнән 737 мең т га кадәр арта.

Пар көченә эшләүче елга транспорты базар бәйләнешләрен ныгытуга һәм аларның географиясен үзгәртүгә, авыл хуҗалыгы районнарын специальләштерүгә, читкә эш эзләп китүнең активлашуына, промыселлар һәм суднолар төзелешенең үсешенә булышлык итә. Елга транспорты прогрессын сай сулылык, навигация вакытында (аеруча төнге вакытта) билгеләр аз булу тоткарлый. Су юлларының яхшыруы, башлыча, пристань һәм затоннарга якын урыннарны чистартуда һәм, аз күләмдә булса да, сайлыкларны бетерүдә күренә. 1913 елга губерна буенча суднолар йөри алырлык юлларның озынлыгы 840 км га җитә.

Национализация үткәрелгәннән соң (1918 ел) елга транспортында үзәкләштерелгән идарә оештырыла. 1919 елда губерна территориясендә навигациядә 180 гә якын пароход, 560 баржа, 14 җир казу машинасы катнаша. Судноларның бер өлеше, яңадан җиһазланганнан һәм коралландырылганнан соң, Идел хәрби флотилиясе составына күчерелә.

Гражданнар сугышы вакытында елга транспорты шактый нык туза һәм ватыла, 1913 ел белән чагыштырганда ташу-күчерүләр күләме 40% ка кими. 1930 елларда елга транспортын тамырдан үзгәртеп кору башлана, 1933 елдан масштаблы җир казу, төзәтү, су төбен чистарту, навигацияне яхшырту эшләре алып барыла. Бер үк вакытта флотка паспортизация үткәрелә, суднолар белән элемтә һәм диспетчерлык идарәсе системалары кертелә.

Казан пристанен реконструкцияләү һәм механикалаштыру гамәлгә ашырыла. Аңа тагын 3 яңа пароход, 4 баркас, 3 пассажир катеры беркетелә. 1928–1939 елларда, уздырылган чаралар нәтиҗәсендә, ТАССРда су юлыннан йөкләр ташу 3 тапкырга арта (төп йөкләр: агач – 50% тан артык, икмәк – 20% тирәсе, ягулык-майлау һәм минерал-төзелеш материаллары – икесе дә 10% ка якын).

Бөек Ватан сугышы чорында составына эвакуацияләнгән Мәскәү-Идел каналы пароходчылыгы да кергән җирле елга транспорты фронт һәм хәрби сәнәгать иҗтыяҗларын канәгатьләндерә, шул исәптән Сталинград тирәсендә сугышучы гаскәрләрне кичү урыннары һәм барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә катнаша.

Сугыштан соңгы беренче елларда судноларның тузу дәрәҗәсе 40% ка җитә. Күчерү-ташу күләмнәре 1940 ел белән чагыштырганда 2 мәртәбә диярлек кими.

1940 еллар ахырында елга флотын тулыландыру һәм яңа техника белән җиһазландыру, су юлларын торгызу, элемтә чараларын үстерү эше башлана. 1948 елда Казан пристане механикалаштырылган елга порты итеп үзгәртеп корыла; аңа беркетелгән флот берничә яңа буксировщик, йөзмә кран, баржа, ярдәмче судно белән тулыландырыла. Башка пристаньнарда да механизацияләү үткәрелә.

Су юлы аша нефть җибәрү өчен Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында кудыру станцияләре корыла, Чистай шәһәре тирәсендә – торбалардан килүче нефтьне күчереп төяү пункты, Казанда «Волготанкер» пароходчылыгының район идарәсе оештырыла. 1949 елда Лаеш авылы янында Кама елгасы төбеннән йөзмә краннар ярдәмендә комлы гравий катнашмасын чыгару башлана.

1954 елда республикада елга транспорты буенча төп оешма булып Идел берләштерелгән пароходчылыгының Казан елга порты исәпләнә, аның составына ТАССР Министрлар Советы каршындагы 67 флот берәмлеге белән җитәкчелек итүче Кече елгаларда транспортны гамәлгә кертү һәм аннан файдалану идарәсе керә (1959 ел).

Куйбышев (1955 ел) һәм Түбән Кама (1978–198 еллар) сусаклагычлары төзелүгә бәйле рәвештә судночылык шартлары да үзгәрә: суның биеклеге күтәрелә, сай урыннар юкка чыга, агым тизлеге кими, көчле җилләр (6-8 баллга кадәр), штормнар хасил була. Шул сәбәпле 1950 еллар ахырыннан республикада парга эшләүче һәм үзйөрешсез судноларны куәтлерәк, уңайлырак һәм сыйдырышлылыгы күбрәк булган «ОМ», «Москвич», «Москва», «МО», «ПТ» тибындагы пассажир теплоходларына, «Белоруссия», «Грузия» һ.б. дизель-электроходларга, «Ракета» (1957 елдан), «Метеор-2» (1962 елдан) су асты канатлы тизйөрешле теплоходларга, «ОТА» һәм «Волгарь» сериясеннән куәтле буксирлы эттергеч теплоходларга, «СТ» үзйөрешле баржаларга, «РБТ» сериясеннән рейд буксир-бозваткычка һ.б. га алыштыру башлана.

Йөзмә краннар, порт механизмнары паркы яңартыла. Казан-Югары Ослан, Зеленодольск-Карамалы Тау, Алексеев-Саескан Тавы кичүләрендә үзйөрешле дизель-электр паромнары кулланыла башлый. Аерым пар суднолары 1970 еллар башына кадәр эшли. 1965 елга Казан порты балансында 85 үзйөрешле (50 дән артык пассажир), 31 үзйөрешсез судно, 15 портал, 19 йөзмә кран, 5 җир казучы снаряд һ.б. исәпләнә.

Бер үк вакытта хезмәт күрсәтелә торган территория шактый киңәя, яңа даими пассажир линияләре, шул исәптән Казан, Куйбышев, Чабаксар, Тольятти, Горький арасында да ачыла. Судноларның йөрү ешлыгы һәм төзек тукталу пунктлары саны арта.

Бөтен Урта Идел буен транспорт чылбыры белән төп бәйләүче булып Казанның яңа елга порты таныла (1957 елдан файдаланыла). Аның каршында транзит флот өчен Югары Ослан авылы янында махсус рейд, комплекслы яр буе хезмәте оештырыла.

Яңадан җиһазландырылган һәм механикалаштырылган Кама Тамагы (икмәк, алебастр ташы), Тәтеш, Болгар, Балык Бистәсе, Печищи, Красновидово (икмәк) һ.б. пристаньнар һәм тукталу урыннарыннан йөкләр җибәрүнең әһәмияте күп тапкырлар арта. Котловка һәм Вандовка (гравийлы-комлы масса ташу), Соколки (саллар агызу), Чистай (Камадан Иделгә һәм киресенчә йөкләр кабул итү һәм озату) махсус участоклары барлыкка килә.

1970 елларда Чаллы, Чистай һәм Түбән Кама пристаньнары порт итеп үзгәртеп корыла. Судноларны эттереп йөртүнең һәм секцияле баржаларда йөкләрне эшкәртүнең (пакетлы, тартмалап-данәләп, контейнерлап күчерү һәм зур йөк составлары – 18 мең т га кадәр) тизләтелгән алымнары киң таралыш ала. Елга төпләрен тирәнәйтү снарядлары паркы тулысынча диярлек яңартыла, җитештерүчәнлеге сәгатенә 2500 куб.м булган куәтле җир суырткычлар барлыкка килә.

1970 елга төзекләндерү эшләренең күп өлеше (65%ы) механикалаштырылган алымнар белән башкарыла. Иделдә гарантияләнгән транзит тирәнлек 4 м га җитә. Кама юнәлешендәге трассаларны тирәнәйтү эше җәелеп китә. Суднолар йөрешендә навигация шартларында флуорисцент капламалы билгеләр, радиолокацион кайтаргычлар кертелә; ацетиленлы фонарьлар электр ялтырагыч аппаратларга алыштырыла. Елга транспорты руда булмаган минерал төзелеш материаллары белән тәэмин итеп торучы эре оешмага әверелә; аларны табып алу өчен исә казылмаларны баета торган җайланмалар белән яңача җиһазландырылган җир суырткыч снарядлар кулланыла.

1989 елда табып алу күләмнәре (миллион куб.м): гравий – 1,66, баетылган комлы-гравийлы катнашма – 8,14, комлы-гравийлы катнашма – 4,97, ком – 1,67 миллион куб.м га җитә (алар илнең 20 дән артык өлкә һәм республикасына җибәрелә). Елга транспорты Түбән Кама территориаль-сәнәгать үзәген формалаштыруда мөһим роль уйный. Аның тарафыннан «Түбәнкаманефтехим», «Түбәнкамашин», «КамАЗ» берләшмәләре һ.б. предприятиеләр өчен кирәкле төзелеш материаллары һәм җиһазларының күп өлеше китерелә.

1991 елга кадәр елга транспортының эш күләмнәре даими үсештә була. Республикадагы барлык йөк күчерү эшләренең 30% ка якыны су юлы аша башкарыла. Төп йөкләр булып минерал төзелеш материаллары, агач, нефть, нефть продуктлары, икмәк, ташкүмер санала.

Татарстанда 1928–2008 елларда  елга буйлап йөк күчерү  

Еллар  Йөкләр (млн т)  Пассажирлар (млн кеше)

1928         0,61                    –

1939         1,90                    0,4

1960         9,99                   2,2

1970       25,96                    5,1

1980       35,30                    5,3

1990       42,90                    5,7

2000         6,50                    1,5

2008        14,90                   1,0

1993 елда Казан елга порты базасында Идел пароходчылыгы составыннан аерылып чыккан «Татфлот» суднолар йөртү компаниясе оештырыла. 1994 елда аңа 43 йөк судносы (7 теплоход, 23 үзйөрешсез судно, 13 буксир-эттергеч), 6 йөк-пассажир паром суднолары, 61 пассажир судносы, шулай ук рейд-маневр, ярдәмче-хезмәт, экология һәм яр буе суднолары, 30 кран, 21 җир казучы снаряд карый.

Татарстан Республикасының суднолар йөрү юлларында 80 нән артык порт, пристань, тукталу урыны һәм кичү эшли. Икътисадтагы гомуми үзгәрешләр нәтиҗәсендә 1990 елларда елга транспортында йөк күчерүләр күләме кискен кими. Инвестицияләр булмау сәбәпле, хәрәкәттәге составның саны берничә тапкырга кыскара, калган фондларның тузу дәрәҗәсе 90,5% ка җитә; судноларның уртача файдаланылу вакыты 30 елга якын (2008 ел). Мөстәкыйль предприятиеләр оешкан вакытта йөк судноларының төп өлеше үзәк пароходчылыкларда калганга күрә, йөк тоннажына кытлык барлыкка килә.

2007 елда, озак вакыт туктап торганнан соң, Чаллы-Казан тизләтелгән пассажир линиясе яңадан ачыла. Казан-Югары Ослан маршрутында декабрьдә һава мендәрле «Марс-2000» судносын эксплуатацияләү башлана, бу пассажирларны ел буе йөртүгә күчәргә мөмкинлек бирә. 2007 елда елга транспортына караган бөтен төр эшчәнлекне алып баручы предприятиеләр тарафыннан барлык пассажирларның 0,3% ы илтеп куела һәм Татарстан Республикасындагы барча транспорт төрләренә караган күчерүләрнең 19,4%ы башкарыла, 5,8 миллион т руда булмаган төзелеш материаллары казып чыгарыла.

Күп кенә структур үзгәртеп корулардан соң Татарстанда елга транспорты хезмәте «Азимут» акционерлык җәмгыяте (Казан һәм Чистай портларын үз эченә ала), җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр: «ТАИФ-Магистраль» филиалы – «Чаллы елга порты» һәм «Казан елга пассажирлар агентлыгы» тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Су юлларын тәртиптә тоту, елга тамакларын чистарту һәм тирәнәйтү, навигацияне җайга салу су юллары һәм суднолар йөртү дәүләт Идел һәм Кама бассейн идарәләренә йөкләнә. Елга транспорты предприятиеләрендә эшләүчеләр 1,8 мең кеше (2008 ел) исәпләнә. Елга транспортына хезмәт күрсәтү өчен кадрларны республикада Идел су транспорты академиясенең Казан филиалы, Казан елга техникумы, Чистай шәһәрендәге һөнәри-техник училище әзерли.

Әдәбият

Шубин И.А. Волга и волжское судоход­ство. М., 1927.

Дубилет Н., Пак А. Кама: Очерк истории судоходства. Молотов, 1950.

Дубилет Н.И., Соколов В.С. Кама сегодня и завтра. Молотов, 1956.

Фурер Л.Н. Влияние судоходства на развитие капитализма в Поволжье (середина XIX века). Казань, 1959.

Фурер Л.Н., Лукьянов Г.М., Синицына К.Р. Речники Татарии. Казань, 1977.

Речное судоходство в России. М., 1985.

Автор – С.Г.Белов